Барлык яңалыклар
Новости
19 Май 2023, 08:34

Башкортстанның Учалы районында зур фаҗига...

Ахун авылы халкы авыр кичерештә...

Башкортстанның Учалы районында зур фаҗига...
Башкортстанның Учалы районында зур фаҗига...

Биредә өч йорт һәм 10 корылма янган.

Республиканың Учалы районы Ахун авылында Пионер урамында янгын баш калкыткан.

Урынга шунда ук Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының көчләре һәм чаралары, Мансур, Ахун авыл биләмәләренең ирекле янгын сүндерү командалары һәм башка ашыгыч хезмәтләр җибәрелә.

- Көчле җил аркасында ут тиз таралды. Янгын нәтиҗәсендә өч бүрәнә йорт һәм 10 йорт яны корылмасы (бүрәнә мунча, сарай, гараж, трактор) зыян күрә. Уртак көч белән янгын локальләштерелә. Ачык ут чыганакгы бетерелде. Зыян күрүчеләр юк, — дип хәбәр иткәннәр Башинформга МЧСның БР буенча матбугат хезмәтендә.

Янгын урынында булган хәлне ачыклау өчен баш идарәнең оператив төркеме, сынау янгын лабораториясе экспертлары һәм Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының тикшерүчесе җибәрелә.

Фото: БР буенча МЧС ДУ матбугат хезмәте

 

Автор:
Читайте нас: