Барлык яңалыклар
Новости
14 апрель 2023, 16:28

Балтачта “Зарница 2023” республика хәрби-спорт уенының мунициапль этабы җиңүчеләре билгеләнде

Район мәдәният сарае базасында үткән уенда район мәктәпләреннән ун команда көч сынашаты.

Катнашучыларны район Хакимияте башлыгы Илгиз Субушев сәламләде.  “Зарница 2023” республика хәрби-спорт уенының үсеп килүче буын вәкилләрен патриотик яктан тәрбияләүдә роле зур булуын билгеләде.   

Ун команда тугыз этапта төрле бәйгеләрдә көч сынашты. “Визитка”да һәр команда үзе белән таныштырды. “Строй әзерлеге”ндә командаларны дөрес итеп үтәүне ни дәрәҗәдә үзләштерүләрен күрсәтте үсмерләр. Викторина сорауларына җавапларны да төгәл, дөрес итеп бирергә тырыштылар. Вакытка Калашников автоматын сүтеп, коруда, магазинын “буш” патроннар белән тутыруда да сынатмады кыз һәм малайлар. Ундүрт-унбиш яшьлек үсмерләрдән тупланган командалар составына биш малай, ике кыз бала кертелгән иде. Гомуми физик әзерлектә егетләр вакытка турникта күтәрелделәр. Кызлар яткан хәлдә вакытка гәүдәне күтәрделәр.

Гражданнар оборонасы буенча бирем, мөгаен, үсмерләр өчен иң кызыклы һәм җанлы бәйге булгандыр. Вакытка гомуми яклау костюмын кию өчен җитезлек, өлгерлек — барысы да кирәк.

Уен барышында медиицна буенча да биремнәр үтәргә туры килде командаларга. Беренче медицина ярдме күрсәтү, аккан канны туктату, яралы урынга дөрес итеп жгут салу, карап торуга җиңел генә бирем кебек булса да, күп белергә, һәр адымны дөрес үтәргә һәм тиз вакыт эчендә эшләргә кирәк иде.   

Пневматик винтовкадан атышу — җиткән ир-егетләрдә дә, кыз балаларда да кызыксыну уяткан бирем. Тормыш хәвефсезлеге нигезләре дәресләрендә алган теоретик белемне практик яктан ныгыту, үзеңне күрсәтү, башкалар үрнәгенә карау өчен мөнә дигән мөмкинлек булды.

—Бу чарага әзерлек елдан-ел яхшыра. Үсеп килүче буын күңелендә патриотизм рухын ныгытабыз. Тормыш хәвефсезлеге нигезләре дәресләрендә алган белем тиешле дәрәҗәдә алып барылганлыгын ачык күрсәтә мондый чаралар. Параллель рәвештә программадан тыш әзерлек тә алып барыла, класстан тыш чараларда бүленгән вакыт максатчан үткәрелә, — ди “Строй әзерлеге” этабы судьясы Шамил Хаҗиев.

Гомуми нәтиҗәләр чыгарылганнан соң, уенның мунициапль этабының җиңүчеләре билгеләнде.

Беренче урынны Иске Балтач 1нче урта мәктәбе командасы яулады, икенче — Штәнде урта мәктәбе һәм өченче урында — Иске Тимкә урта мәктәбе командалары! Афәрин, үсмерләр! Булдырасыз!

 Беренчелекне яулаган команда “Зарница 2023” республика хәрби-спорт уенының мунициапль этабы Кубогына ия булды.

— "Зарница Поволжья"  хәрби-спорт уенының төньяк зонасының зона этабы 2023 елның 17 маенда Борай районының Борай авылында узачак. Җиңүче команда бу юлы район данын яклаячак. Без аларга уңышлар телик! — ди район мәгариф бүлегенең тормыш хәвефсезлеге нигезләре һәм физкультура буенча методисты Чулпан Шәйнурова.

Чулпан Шәйнурова фотолары

Балтачта “Зарница 2023” республика хәрби-спорт уенының мунициапль этабы җиңүчеләре билгеләнде
Балтачта “Зарница 2023” республика хәрби-спорт уенының мунициапль этабы җиңүчеләре билгеләнде
Балтачта “Зарница 2023” республика хәрби-спорт уенының мунициапль этабы җиңүчеләре билгеләнде
Автор:Аида Хайртдинова
Читайте нас: