Тиз дә, тәмле дә була.
Ике чәй калагы чүпрәне ( дрожжи) 3 аш калагы җылы суда тотып йомшартабыз. Бер литр җылы сөт, 4 йомырка, тоз, шикәр, 4 аш калагы көнбагыш мае, он салып камыр изәбез, каймак куелыгында булсын. Камырны җылы урында 20 минут тирәсе тотабыз.
Аннан инде 1 чәй калагы тулар тулмас чәй содасын кайнап чыккан 1 стакан суга салып болгатырга һәм камырга салырга.
Шәп пешә, пешерегез, кызлар.
Фото: "Татар халык ашлары"ннан