Барлык яңалыклар
Новости
20 март 2023, 14:31

Дәүләт Думасы чит ил кешеләренә суррогат ана булуны тыюны хуплады

Балтач районы прокуроры Булат Әдиб улы Вәлиев закондагы үзгәрешләрне аңлата.

Депутатлар икенче һәм өченче укуда чит ил кешеләренә һәм гражданлыгы булмаган кешеләргә суррогат ана булуны тыючы закон кабул итте. Төзәтмәләр берничә законга, шул исәптән сәламәтлек саклау турындагы законга кертелгән.

Потенциаль ата-аналар үзара никахта торырга һәм аларның берсе булса да Россия гражданы булырга тиеш (проектның 4 статьясының 2, 5 пунктлары). Гражданлык таләбе медицина күрсәтмәләре буенча бала таба алмаган ялгыз хатынга да кагыла.

Суррогат ана да Россия гражданины гына була ала (проектның 4 статьясының 4 пункты).

Бу таләпләрнең барысы да закон үз көченә кергән көнне суррогат ана баланы суррогат ана булу турында килешү буенча күтәргән яки шундый килешү буенча бала тапкан очракларга кагылмый (проектның 5 статьясының 2 пункты).

Документ: 41630-8 санлы Федераль закон проекты (https://sozd.duma.gov.ru/bill/41630-8).

Автор:
Читайте нас: