Барлык яңалыклар
Новости
20 март 2023, 10:18

Башкортстанда туристларны YUTONG автобусы хезмәтләндерәчәк

Башкортстанга ташламалы лизинг программасы буенча беренче туристик автобус бирелгән

Башкортстанда туристларны  YUTONG автобусы хезмәтләндерәчәк
Башкортстанда туристларны YUTONG автобусы хезмәтләндерәчәк

Уфа. 20  март - "Балтач таңнары". Башкортстанга ташламалы лизинг программасы буенча беренче туристик автобус бирелгән.

 

 Башкортстан Республикасында лизингка туристик автобус сатып алу буенча беренче килешү гамәлгә ашырылган. Килешү «Башкортстан Республикасының Төбәк лизинг компаниясе»  җәмгыяте  һәм «Милли туристик компания» җәмгыяте туроператоры арасында төзелгән. Автобусның бәясе 11,52 миллион  сум тәшкил итә. Лизинг ярдәме «Кече һәм урта эшкуарлык һәм шәхси эшкуарлык инициативасына ярдәм» милли проекты һәм «Башкортстан Республикасында эчке һәм  тышкы туризмын үстерү» дәүләт программасы кысаларында күрсәтелде.

- Бүген Башкортстан туроператорларының кече һәм урта эшкуарлыкка ярдәм итү программалары ярдәмендә автобус паркын киңәйтү мөмкинлеге туды. Хәзер «Башкортстан Республикасының Төбәк лизинг компаниясе»  җәмгыятендә туристик автобуслар сатып алу буенча тагын берничә килешү карала. Сатып алу-сату килешүләре якын арада имзаланачак, – дип хәбәр итте Башкортстан Республикасы эшкуарлык һәм туризм министры Рөстәм Афзалов.

YUTONG маркалы туристик автобус 53 урынга исәпләнгән һәм туристларны зур араларга йөртү өчен тулысынча яраклаштырылган. «Милли туристик компания»  җәмгыяте белән ташламалы лизинг килешүе еллык сигез  процент ставкасы һәм 60 айга төзелгән.

- Региональ лизинг компаниясенең мондый ярдәменнән файдалану мөмкинлеге булуына шатмын. Автобусны сатып алу безгә хезмәт дәрәҗәсен күтәрергә һәм туристлар агымын арттырырга мөмкинлек бирәчәк. Алдагы җәйге туристлык сезонында ук анда « Башкирское долголетие» һәм « Школьный туризм» программалары буенча маршрутлар оештыра алачакбыз. Автобус Terra Bashkiria бренды астында йөриячәк, - дип билгеләп үтте «Милли туристик компания»  җәмгыяте  директоры Нурия Доганер.

Автор:
Читайте нас: