Барлык яңалыклар
Новости
19 март 2023, 17:09

Путин Мариуполь шәһәренә эш сәфәре кылды

Сәфәрнең максаты нидә?

Путин Мариуполь шәһәренә эш сәфәре кылды
Путин Мариуполь шәһәренә эш сәфәре кылды

 

Сәфәрнең максаты нидә?

Дәүләт башлыгы анда вертолетта килә, ә аннары тукталышлар белән шәһәр районнары буйлап автомобиль руле артында уза. Ул берничә объектны карады һәм җирле халык белән сөйләште, диелә Кремльнең матбугат хезмәте хәбәрендә.

Вице-премьер Марат Хөснуллин Мариупольне һәм аның тирәләрен төзү һәм торгызу эшләренең барышы турында сөйләгән.

«Аерым алганда, сүз яңа торак микрорайоннарын, социаль һәм мәгариф объектларын, ТКХ инфраструктурасын, медицина учреждениеләрен төзү турында барды», — дип өстәгәннәр Кремльдә.

Невский микрорайонында Путин урындагы халык белән аралашкан, ә аннары бер гаилә чакыруы буенча алар өенә кунакка кергән. Моннан тыш, президент яхт-клуб районында яр буе линиясен һәм Мариупольнең истәлекле урыннарын караган. Аннары ул Ростов-Донга юлланган, анда махсус хәрби операциянең команда пунктында киңәшмә үткәргән.

Автор:
Читайте нас: