Барлык яңалыклар
Новости
19 март 2023, 19:29

Көнчеллек юньлелеккә илтми шул...

Көнчел хатын иренең машинасына ут төртеп яндырган.

Көнчеллек юньлелеккә илтми шул...
Көнчеллек юньлелеккә илтми шул...

Караидел районында көнчел хатын иренең “Газель” машинасына ут төртеп яндырган. Бу хакта “Башинформ” сайты хәбәр итә.

Караидел районында яшәгән бер ир эше буенча Уфага юллана. Һәм бу вакытта хатынының шалтыратуларына җавап бирмәгән.  Ире телефонны алмагач, ничек тә булса үч алырга була хатын.

Уфадан йөреп кайткач, теге ир турыга әти-әниләренә бара. Чөнки Уфага юлланыр алдыннан тормыш иптәше белән тиргәшкән булганнар. Авылга кайтканын белеп калган хатын иренә аның “Газель”  машинасын яндыру нияте турында хәбәр итә. Әмма зыян күрүче ир бу сүзләргә ышанмаган.

Ары таба хатын “кыюлык” өчен спиртлы эчемлек эчә һәм бензин тотып, үз “планын” тормышка ашырырга дип ире туктаган каенанасы йортына бара.

Машина янына барып җиткәч, башта тәрәзәсен вата һәм салон эченә бензин сибеп ут төртә.  Ары таба янгын урыныннан кача.

Полиция хезмәткәрләре 34 яшьлек хатынны кулга алганнар. Ул гаебен таныган. Әлеге вакытта зыян күләме бәһалана һәм җинаять эше кузгату мәсьәләсе хәл ителә.

Автор:
Читайте нас: