Гөлфирә Гыймадиевадан бик җиңел рецепт.
Кәстрүлгә 1,5 стакан су һәм 150 г ак май салып җебеттем. Ул кайнап чыккач, 1,5 стакан он салдым һәм массаны газдан алып яхшылап болгаттым. 10 минут суынганнан соң, 6 йомырканы берәм-берәм салып, болгатып камырны ясап бетердем. Камырны пакетка салып, табага пакет аркылы бармак кысып чыгарып тездем. 180-200 градуста духовкада йөзе килгәнче пешердем. Кремы өчен 250 г каймак һәм 1,5 стакан чамасы шикәр комын миксер белән болгаттым. Әзер бармакларны кремга манып тездем. Өстен шоколад белән бизәдем.
Тәмле булсын!
“Татар халык ашлары”ннан