Барлык яңалыклар
Новости
19 март 2023, 20:05

Башкортстанда мунча ягарга теләгән малайның тәне пешкән

Аскар авылында яшәүче 10 яшьлек малай әле ни хәлдә соң?

Башкортстанда мунча ягарга теләгән малайның тәне пешкән
Башкортстанда мунча ягарга теләгән малайның тәне пешкән

 

Аскар авылында яшәүче 10 яшьлек малай әле ни хәлдә соң?

Башкортстанның Аскар авылында яшәүче 10 яшьлек малай мичне якканда ут кабызу өчен сыеклык (жидкость для розжига) кулланган.

БР буенча гадәттән тыш хәлләр министрлыгында хәбәр итүләренчә, вакыйга 18 мартта терәлгән. Янгын күзәтчелеге хезмәткәрләре чакырылмаган. Сигнал килүе турында  Аскар үзәк район хастаханәсе дежур табибы хәбәр итә, ул 2012 елда туган баланың төрле дәрәҗәдәге башы пешү белән китерелгәнен әйтә.

Янып китүнең фаразланган сәбәбе-ут белән саксыз эш итү: мунчада мич янганда тиз янучы сыеклык кулланылган. Ул баланың йөзенә сибелгән, ялкын гөлтләп кабынган һәм баланың бите (башы) пешкән.

Тикшерүне Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгы тикшерүчесе үткәрә.

Ут белән сак эш итегез! Үзегезне, якыннарыгызны, мөлкәтегезне саклагыз!

Автор:
Читайте нас: