Барлык яңалыклар
Новости
18 март , 08:45

Лимон-әфлисун бәлеше

Үзе әчкелтем, үзе татлы бәлеш кәефләрегезне күтәрсен, табыныгызны мул итсен!

Лимон-әфлисун бәлеше
Лимон-әфлисун бәлеше

 

Үзе әчкелтем, үзе татлы бәлеш кәефләрегезне күтәрсен, табыныгызны мул итсен!

Баулының "Хезмәткә дан" хезмәткәре Гөлшат Шәриповадан лимон-әфлисун бәлеше рецептын тәкъдим итәбез.

Камыр өчен: 1 кап маргарин яки атланмай, 0,5 стакан сөт, 1 аш кашыгы шикәр комы, 1 чәй калагы чүпрә, бер чеметем тоз, 2-3 стакан он.
Эчлек: 1 лимон, 1 әфлисун, 1 стакан шикәр комы.
* Өй температурасында эретелгән маргаринга он кушып болгатабыз.
* Җылымса сөткә шикәр комы, чүпрә, тоз салып, бераз (5 минут) тотабыз.
* Ике массаны бергә кушып, камыр ясыйбыз һәм 1 сәгатькә суыткычка куябыз.
* Камырны 4 өлешкә бүлеп җәябез, берсен – пирогның аскы өлешен зуррак итәбез.
* Эчлек әзерлибез (аны камыр җәйгәч кенә ясыйбыз): лимон белән апельсинны, төшләреннән арындырып, иттарткычтан чыгарабыз, шикәр комы өстәп болгатабыз һәм 3 өлешкә бүләбез.
* Пирогны, кат-кат итеп, камыр белән эчлекне чиратлаштырып ясыйбыз. Пирог өстенә 1әр аш кашыгы шикәр комы, ак май, он болгатып сибәргә була.
* Уртасында, һава чыгарга, кечкенә генә тишек калдырабыз.
* Духовкада 40 минут чамасы пешерәбез (духовканы бәлеш тыккач кына кабызырга).

“Татар халык ашалры”ннан

 

Автор:
Читайте нас в