Благовещен. 17 март - "Балтач таңнары". Благовещен районында экологлар һәм полиция хезмәткәрләре буаз пошины һәм аның ике бозавын аткан браконьерларны эзлиләр.
16 мартта Башкортстанның Благовещен районында республика аучылар һәм балыкчылар ассоциациясе инспекторлары буаз пошины һәм узган елда туган аның ике бозавын үле килеш тапканнар.
Павловск сусаклагычына табан поши түшкәләрен төяп алып киткән каргизгечләрнең эзләре ярылып ята. Хайваннар дөньясына килгән зыян күләме 900 мең сум тәшкил итә.
Әлеге җинаять эше буенча экологлар һәм полиция хезмәткәрләре эзләү эшләре җәелдергән.