Барлык яңалыклар
Новости
17 март 2023, 10:59

Балтач районының иминлек тәэмин итү бүлекчәләре язгы ташкынга әзер

Бүген, 17 март көнне, Балтач районында иминлек тәэмин итү бүлекчәләренең  язгы ташкынны  каршыларга әзерлеген ачыклауга юнәлтелгән смотр узды. Районда барлыгы 70 йорт су басу куркынычы булган зонада урнашкан  

Балтач районының иминлек тәэмин итү бүлекчәләре  язгы ташкынга әзер
Балтач районының иминлек тәэмин итү бүлекчәләре язгы ташкынга әзер

Иске Балтач.  17 март - "Балтач таңнары". Бүген, 17 март көнне, Балтач районында иминлек тәэмин итү бүлекчәләренең  язгы ташкынны  каршыларга әзерлеген ачыклауга юнәлтелгән смотр узды.   

 

Россия төбәкләрендә быел алты йөзлән артык  торак пункт язгы тышкыннан зыян күргән. Саратов,  Ульяновск, Тамбов, Пенза, Курск өлкәләрендә объектларны су басу очраклары теркәлде.

Башкортстанның зур елгаларында  быел язгы ташкын дәрәҗәсе  күпьеллык күрсәткечләрдән түбәнрәк  булыр, дип фаразлана .

 Гадәттә,  ташкынны  кар запасына карап фаразлыйлар.Кышның икенче яртысында кар күбрәк  яуды Әле тотрыклы җылы һава урнашмады. Төннәрен туңдыра. Ә көндез, кояш караганда, кар эри.  Җирлекләрде кар катламы көннән-көн юкара. Яз әлеге темпта дәвам итсә, көчле ташкын булмас та, мөгаен.  Ләкин гадәттән тыш хәлләр булмас дип гарантия биреп булмый.  Мәсәлән, боз кузгалгач  бозларның күперләргә килеп тыгылуыннан  гадәттән тыш хәлләр килеп чыгарга мөмкин. Калкылыклардан агып төшкән  кар сулары  уйсулыклардагы юлларга зыян китерергә  мөмкин. Яхшылыкка өметләнгәндә дә  начарлыкка әзер булу хәерле. Язгы ташкын чорында, бигрәк тә.

Район җирлегендә язгы ташкын чорында су басу куркынычы янаган ике авыл бар. Ул да булса Иске Илекәй һәм Сәйтәк авыллары. Ар һәм Кыйгазы елгаларында су күпләп күтәрелүдән бу авыллар халкының ташкыннан зыян күргән очраклары бар.

  Ар елгасында су биш метрга күтәрелсә, Илекәй авылының яр буенда урнашкан авылларын су баса башлый. Ә Кыйгазы елгасында су 2,8 метрга күтәрелүе дә Сәйтәк авылының берничә урамында яшәүче халкына куркыныч тудыра. Бу авылларда 120 кеше су басу куркынычы булган зоналарда яши. Бу категориядәге гражданнар белән җирле хакимият башлыклары  елны-елында язгы ташкын алдыннан  әңгәмә, инструктаж үткәрә. Илекәй, Сәйтәк авылларының су басу кыркынычы янаган урамнарында яшәүче гражданнар  язгы ташкынны каршыларга әзер.

Район буенча барлыгы 70 йорт су басу куркынычы булган зонада урнашкан. Су басу очрагына эвакуацияләү пунктлары да әзер.   

Район Хакимияте каршындагы комиссия   язгы ташу белән бәйле гадәттән тыш хәлләрне кисәтүгә, бетерүгә җәлеп ителү ихтималы булган  оешм аларның  язгы ташкынны  каршыларга әзерлеген тикшерде.

Смотр районның коткару хезмәтләре базасында оештырылды. Алар гадәттән тыш хәлләр очрагында кулланыла техник мөмкинлекләрен, күрсәттеләр. Тикшерү барышында юл төзү һәм ремонтлау  участогы, “Сельэнерго”, эчке эшләр бүлекчәсе, “Коммуналь хуҗалык”, район ветеринария станциясе, , “ Ростелеком”  җәмгыятенең  Иске Балтач сервич үзәег, “Газпром газораспределение” җәмгыятенең Балтач участогы, янгынга каршы тору часте, үзәк район больницасы бүлекчәләрнең хезмәткәрләр составының комплектлануын, аларның гадәттән тыш хәлләр очракларында эшләргә әзерлеген, шулай ук техника һәм җиһазларның торышына игътибар ителде. Мәсәлән,  “Коммуналь хуҗалык”та   язгы ташкынны имин үткәрү коммуналь техник хезмәткә йөләтелгән.  Бу хезмәтнең ике  звеносы бар. Бер звено җылылык челтәрендә, икенчесе суүткәргеч системасында гадәттән тыш хәлләр килеп туган очракта авария нәтиҗәләрен оператив рәвештә бетерү белән шөгыльләнә.    

-Язгы ташкынның имин  узуы коткару хезмәтләренең штаттан хәлләргә әзер булуыннан күп    тора. Халык сезгә зур ышаныч баглый, —диде район хакимиятенең  архитектура, төзелеш эшләре,  халыкны саклау һәм гадәттән тыш хәлләр эшләр буенча бүлек начальнигы Радмир Хөснияров,    смотр барышында оешма, предприятиеләр хезмәткәрләрнә мөрәҗәгать итеп.

 Ташкын нәтиҗәсендә юллар өзеклегенә юл куелмаска, су басу куркынычы янаган урыннарда яктырту корылмалары төзек булырга тиешлегенә, электр энергиясе, газ ягулыгы белән тәэмин итүдә, элемтә, Интернет белән өзеклекләр булмаска тиешлегенә, кешеләрнең һәм малларның куркыныч авырулары таралуына, су баскан йортларны, хуҗалары өйдә булмаганлыктан файдаланып, талау очракларына юл куярга ярамаганлыгына басым ясалды...

Смотр нәтиҗәләре Балтач районының барлык коткару хезмәтләренең дә язгы ташу куркынычынычы булган мәсьәләләрне оператив рәвештә хәл итәргә әзер булуын күрсәтте.

 

 

 

Балтач районының иминлек тәэмин итү бүлекчәләре  язгы ташкынга әзер
Балтач районының иминлек тәэмин итү бүлекчәләре  язгы ташкынга әзер
Балтач районының иминлек тәэмин итү бүлекчәләре  язгы ташкынга әзер
Балтач районының иминлек тәэмин итү бүлекчәләре  язгы ташкынга әзер
Балтач районының иминлек тәэмин итү бүлекчәләре  язгы ташкынга әзер
Балтач районының иминлек тәэмин итү бүлекчәләре язгы ташкынга әзер
Автор:Дамир Хайртдинов
Читайте нас: