Барлык яңалыклар
Новости
17 март 2023, 19:35

Балтач районы мәктәпләрендә Кырымның Россия белән берләшү еллыгына багышланган чаралар узды

Иске Балтач авылының икенче санлы  урта   мәктәбендә Кырымның Россия белән берләшүенең тугыз  еллыгына багышланган чаралар узды.  

Балтач районы мәктәпләрендә Кырымның Россия белән берләшү еллыгына багышланган чаралар узды
Балтач районы мәктәпләрендә Кырымның Россия белән берләшү еллыгына багышланган чаралар узды

Иске Балтач. 17 март - "Балтач таңнары". Иске Балтач авылының икенче санлы  урта   мәктәбендә Кырымның Россия белән берләшүенең тугыз  еллыгына багышланган чаралар узды.

 

  «2014 елгы Гомумкырым референдумы көне һәм Кырымның Россия белән берләшүе көне» тематик дәресе, 2014 елгы Гомумкырым референдумы көненә һәм Кырымның Россия белән берләшүе көненә багышланган «Кырым язы»  рәсемнәр күргәзмәсе, Кырым турында тарих һәм фактлар викторинасы оештырылды.

Чаралар барышында укучыларга Кырым язы вакыйгалары турында сөйләделәр.   Балаларның 2014 елда булган вакыйгаларның тарихи тамырларын аңлаулары,  аларның әлеге хәлне аңлаулары һәм Россиянең киләчәгенә катнашы булулары бик тә  мөһим.

Укучыларга Гомумкырым референдумы алдыннан булган вакыйгалар һәм Кырым Республикасының Россия дәүләте составындагы яңа тарихы фактлары турында  да сөйләделәр.

 

Гөлгенә Мусина

Балтач районы мәктәпләрендә Кырымның Россия белән берләшү еллыгына багышланган чаралар узды
Балтач районы мәктәпләрендә Кырымның Россия белән берләшү еллыгына багышланган чаралар узды
Балтач районы мәктәпләрендә Кырымның Россия белән берләшү еллыгына багышланган чаралар узды
Автор:
Читайте нас: