Барлык яңалыклар
Новости
17 март 2023, 15:04

Балтач җиреннән чыккан эшкуар райондашларына ярдәм күрсәтте

Балтач районыннан чыккан, чит җирдә яшәгән эшкуар, кышын вафат булган мәрхүмнәрне җирләгәндә кабер казу өчен махсус җайланма алып бирде.  

Эшкуар туган районына ике берәмлек бензин ягулыгында эшли торган махсус җайланма (отбойный молоток) кайтарды.

Нефтекама шәһәрендә яшәүче балтачлы җайланманың берсен туган авылы Иске Уразай зиратына бирде, икенчесен Иске Балтач авылы зиратына китерде.

Кылган изгелеге Аллаһы ризалыгы өчен булсын! Мөселман райондашыбыз үзенең исем-шәрифләрен атамауны үтенде.

Балтач районыннан чыккан, тамырларын онытмаган игелекле ир-егетләребез бар. Алар даими рәвештә төрле яклап Кече Ватаннарына ярдәм күрсәтеп торалар. Башкортстанда Кече Ватан өчен файдалы эшләр елында бу бигрәк тә куанычлы күренеш.

Рамазан ае алдыннан барлык мөселманнарны Аллаһы Тәгаләгә якынаю мөмкинлегенән көннәрен — уразада, төннәрен намазда һәм догада үткәрергә чакырам.

22нче март көнне, 21.00 сәгатьтә, барлык мөселманнарны районыбыз мәчетләрендә Тәравих намазына чакырабыз. 

Филүс Камалтдинов, Иске Балтач авылындагы “Үзәк мәчет” имам-хатибы

Автор:
Читайте нас: