Барлык яңалыклар
Новости
15 март , 16:25

Үзебезнекеләрне ташламыйбыз!

Бүген, 15нче мартта, яугирләргә иң зур гуманитар конвой юлланды.

Үзебезнекеләрне ташламыйбыз!
Үзебезнекеләрне ташламыйбыз!

Бүген, 15 мартта, Башкортстаннан МХО зонасына 2023 елда иң зур гуманитар конвой юлланды. Автоколонна составында 33 берәмлек техника: 12 йөк автофургоны, йөк тралы, 14 җиңел автомобиль һәм 7 микроавтобус. Бу хакта "Башинформ" сайты хәбәр итә. 

Республика башлыгы Радий Хәбиров кушуы буенча Шәйморатов, Доставалов, Салават Юлаев исемендәге батальон яугирләренә һәм мобилизацияләнгәннәргә җылы кием, медикаментларкирәк-яраклар, азык-төлек, шәхси посылкалар, махсус җиһазлар һәм техникалар алып барыла.

Яугирләр өчен гуманитар ярдәм әзерләүдә республиканың барлык битараф булмаган халкы, предприятиеләр, бизнес вәкилләре катнашты.

Гуманитар миссиядә катнашучыларны озатырга килгән республика Хөкүмәте вице — премьеры Ирек Сәгыйтов билгеләп үткәнчә, чираттагы автоколоннаны җибәрү истәлекле датага-Кырымның Русия белән берләшүенә туры килә.

Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, бүгенге гуманитар конвой 2023нче елда иң зурларның берсе.

Гадәттән тыш хәлләр буенча дәүләт комитеты рәисе Фәрит Гомәров сүзләре буенча, гуманитар конвойны җибәрүдә муниципалитетлар актив катнашкан: 20 районнан 22 автомобиль.

Автоколонна составында бүгенге көндә 97 кеше ерак юлга чыкты, алар арасында - коткаручылар, алты район башлыгы, авыл җирлекләре вәкилләре.

Үзебезнекеләрне ташламыйбыз!
Үзебезнекеләрне ташламыйбыз!
Автор:
Читайте нас в