Барлык яңалыклар
Новости
13 март 2023, 20:59

Уфада төзелеп яткан мәчеткә көчле җил зыян китергән

Бүген, 13 март көнне  Уфада Салават Юлаев проспектында төзелә торган Җәмигъ мәчете манарасының гөмбәзен  җил аударган

Уфада төзелеп яткан мәчеткә көчле җил зыян китергән
Уфада төзелеп яткан мәчеткә көчле җил зыян китергән

Уфа 13 март – “Балтач таңнары” . Бүген, 13 март көнне  Уфада Салават Юлаев проспектында төзелә торган Җәмигъ мәчете манарасының гөмбәзен  җил аударган.

Зыян күрүчеләр юк, дип хәбәр иткәннәәр  ГТХның Башкортстан  идарәсендә.

"Башкортстан Республикасы буенча Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Баш идарәсенә Уфада көчле җил нәтиҗәсендә" Ар-Рәхим " мәчете манарасының гөмбәзе  авуы турында мәгълүмат килде, - дип хәбәр иттеләр төбәк буенча гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Баш идарәсендә.

Вакыйга  Уфаның гражданнарны яклау идарәсе һәм гадәттән тыш хәлләр министрлыгының оператив төркеме хезмәткәрләре килгән.

" Бинаның бөтенлегегә зыян килмәгән, кешеләргә зыян килмәгән. Бу вакыйганың сәбәбе ачыклана", - дип белдергәннәр ведомствода һәм әлеге вакыйга нәтиҗәсендә 70 квадрат метр мәйдандагы төзелеш  корылмалар  зыян күргән дип өстгәннәр.

Җирле матбугат чаралары гөмбәзнең  аву  мизгелен  видеога төшергән. Кадрларда манараның гөмбәзе авыша һәм егыла. Социаль челтәрләрдән алынган башка видеолар мәчетнең бер өлеше зыян күргәнен күрсәтә.

Синоптиклар мәгълүматлары буенча, дүшәмбе көнне Уфада җил секундына 18 метрга җиткән.

Уфада Җәмигъ мәчете 2006 елдан  башлап төзелә. Проектка ярашлы рәвештә, 77 метр биеклектәге мәчет дүрт манаралы өч катлы хан чатыры рәвешендә башкарылырга тиеш. 3 мең кеше дога кыла алачак бинада, төп намаз залыннан тыш, уку сыйныфлары, руханиларның эш кабинетлары, 700 урынга исәпләнгән конференцияләр залы урнаштырырга планлаштыралар.

Автор:
Читайте нас: