Барлык яңалыклар
Новости
13 март 2023, 15:22

Балтачлылар, боз өстенә чыкмагыз!

Фәрит Гомәров Башкортстан халкын бозга чыкмаска чакырды.

Балтачлылар, боз өстенә чыкмагыз!
Балтачлылар, боз өстенә чыкмагыз!

 

Фәрит Гомәров Башкортстан халкын бозга чыкмаска чакырды.

Башкортстанда шактый җылыну күзәтелә. Берничә көн дәвамында җылы температура саклана. Шул сәбәпле, Башкортстанның гадәттән тыш хәлләр буенча дәүләт комитеты рәисе Фәрит Гомәров республика халкын сулыкларда боз эреүе турында кисәтте.

Боз йомшара һәм тиз җимерелүчәнгә әйләнә, ә кайбер урыннарда су юган урыннар барлыкка килә башлый. Балык тотарга яратучыларны Фәрит Гомәров үз гомерләрен куркыныч астына куймаска һәм бозга чыкмаска чакырды.

Аида Хәйртдинова фотосы

Автор:
Читайте нас: