Караидел. 10 март - "Балтач таңнары . Бүген, 10 март кичендә Караиделдә Караидел елгасы аша боз кичүе ябылган.
Кичү аша хәрәкәтне, елгада боз юкару сәбәпле, туктатканнар. Хәзер биредә хәрәкәтне тыю аншлаглары куелган. Бу хакта җирле хакимиятнең матбугат хезмәте хәбәр итә
Бөре-Тастүбә юлында Караидел елгасы аша боз кичүе узган елның 7 декабрь көнендә ачылган иде. 300 метр ознлыктагы кичү иллешәр метр киңлектәге ике полосадан тора иде .
Республика җирлегендәге калган боз кичүләрендә әлегә автотранспорт хәрәкәте гамәлдә кала.