Барлык яңалыклар
10
Новости
3 март 2023, 10:17

2023нче ел башыннан Балтач районындагы тугызынчы янгын Яңа Балтач авылында теркәлде

Узган елның шул чорында районда бер янгын очрагы теркәлгән иде.

Февраль аеның соңгы көнендә, 19.05 сәгатьтә янгын баш калкытуы турында хәбәр килү белән 66  санлы янгын сүндерү частеның, Тушкыр авыл биләмәсенең, күрше авыл биләмәләренең янгын сүндерү расчетлары һәлакәт урынына тиз арада килеп җитте. Көчле җил котыруга карамастан, янгын сүндерүчеләрнең оператив эш итүе нәтиҗәсендә ялкын телләре башка корылмаларга зыян китермәде, тик янгын агач йортны көл-күмергә әйләндерде. Ялгызы гомер кичергән, 1965нче елда туган хуҗа, янгында алган тән җәрәхәтләре белән үзәк район хастаханәсенә китерелде. Бәхетсезлек очрагы елның салкын чорында хуҗаны тораксыз калдырды.

Алдан китерелгән мәгълүматлар буенча, янгынга китергән төп сәбәп ут белән саксыз эш итүгә бәйле. РФ Эчке эшләр министрлыгы дознавателе әлеге вакытта тикшерү эшләре алып бара.

Социаль яктан яклауга мохтаҗ, ялгызлары гомер кичергән, өлкән яшьтәге гражданнар, күп балалы, аз тәэмин ителгән гаиләләр белән янгын хәвефсезлеге таләпләрен үтәү турында аңлату эшләре алып барыла. Тушкыр авыл биләмәсе хакимияте башлыгы Булат Әгъләмов ел башыннан (6нчы гыйнвар көнне) Яңа Балтач авылындагы бу йортта булган, хәвефсезлек чаралары турында аңлаткан. Шулай булуга карамастан, бәхетсезлек очрагы читләп үтмәде.

Янгыннарга бәйле статистика уйланырга мәҗбүр итә: ел башыннан районда тугызынчы янгын очрагы Яңа Балтач авылында теркәлде. Күпчелек янгыннар торак секторда баш калкыта.

Кабатлап әйтәбез: янгын бер кешене дә аямый. Уяу булыгыз! Ут белән сак эш итегез! Электр, газ приборларын эшләгән хәлдә озак вакытка караучысыз калдырмагыз! Өйдә көйрәтмәгез! Эчкелек белән мавыкмагыз!

Авыллар халкы элек-электән бер-берсенә игътибарлы булган. Күршеләрегез, якыннарыгыз, ярдәмгә мохтаҗ авылдашларыгызны күз уңында тотарга тырышыгыз!  Үзегезне, мөлкәтегезне саклагыз!

 Булат Хәсәнов, янгын күзәтчелеге дәүләт инспекторы, эчке хезмәт подполковнигы

Автор фотолары һәм видеосы

2023нче ел башыннан Балтач районындагы тугызынчы янгын Яңа Балтач авылында теркәлде
2023нче ел башыннан Балтач районындагы тугызынчы янгын Яңа Балтач авылында теркәлде
2023нче ел башыннан Балтач районындагы тугызынчы янгын Яңа Балтач авылында теркәлде
2023нче ел башыннан Балтач районындагы тугызынчы янгын Яңа Балтач авылында теркәлде
2023нче ел башыннан Балтач районындагы тугызынчы янгын Яңа Балтач авылында теркәлде
Автор:Аида Хайртдинова
Читайте нас: