Барлык яңалыклар
Новости
2 февраль 2023, 10:11

Штәнде авылы укучыларына йөрерлек урам юллары кирәк

Авыл халкы бу проблеманы ППМИ-2023 проекты чикләрендә хәл итәргә җыена.

Штәнде авылы укучыларына йөрерлек урам юллары кирәк
Штәнде авылы укучыларына йөрерлек урам юллары кирәк

 

Авыл халкы бу проблеманы ППМИ-2023 проекты чикләрендә хәл итәргә җыена.

Урындагы башлангычларны яклау программасы чикләрендә авылда яшәүче халыкны борчыган күп проблемаларны хәл итеп булганлыгын безнең авыл биләмәсенә караган авылларда яшәүче төрле буын кешеләре аңлый. Уңай мисаллар да күп. Штәнде авылы халкы быел программа чикләрендә авыл урамнарын ремонтлауны хәл итү турында килешкән иде. Проектны тормышка ашыру йөзеннән булдырылган инициатив төркем әгъзалары үз эшләрен бик әйбәт башлап дәвам иттерәләр. Проектны хуплап авылда төрле чаралар оештыралар һәм үткәрәләр. Чираттагы чара — урта мәктәпнең спорт залында ППМИ-2023не хуплап спорт ярышлары үтте. Укучылар эстафетада зур теләк белән катнаштылар.

Рәшит Вәлиев, Штәнде авыл биләмәсе башлыгы

Штәнде авылы укучыларына йөрерлек урам юллары кирәк
Штәнде авылы укучыларына йөрерлек урам юллары кирәк
Штәнде авылы укучыларына йөрерлек урам юллары кирәк
Автор:
Читайте нас: