Барлык яңалыклар
Новости
2 февраль 2023, 09:10

Көндәшледән иде ул, Мәүлит Фәләхиев (2)

Балтач районының данлы улы Мәүлит Фәләхиевның улы, майор Марат Фәләхиев Бөек Ватан сугышы ветераны әтисе турында истәлекләрен уртаклашты.

Көндәшледән иде ул, Мәүлит Фәләхиев (2)
Көндәшледән иде ул, Мәүлит Фәләхиев (2)

 

Балтач районының данлы улы Мәүлит Фәләхиевның улы, майор Марат Фәләхиев Бөек Ватан сугышы ветераны әтисе турында истәлекләрен уртаклашты.

(Рус телендә язылган истәлекләрне “Балтач таңнары” гәзитенең актив авторы Мәгъдән Фазылов тәрҗемә итте).

                               

112 нче танк дивизиясе тарихыннан

              “ 1941 елның октябрь уртасына 112 нче танк дивизиясе фронтка озатуга әзер була. Дивизия, эшелоннарга төялеп, көнбатышка юл ала. Поездлар литер белән баралар, тукталышлар аз була. Паравозларга ягулык төяү өчен тукталганда, ашарга таратып йөриләр. Беренче эшелоннар 2 нче ноябрьдә Подольск шәһәре районына килеп җитәләр. 4 нче ноябрь иртәсендә, Рязань- Мәскәү тимер юлы перегонында дивизия штабы һәм идарәсе урнашкан эшелонны немец самолётлары утка тота. Атылган вагонга ут каба, 4 кызылармеец яралана, ә икесе үлә. 7 нче ноябрьдә кичен Подольск станциясе районында ике дистә эшелонны бушату төгәлләнә, частьлар Лопасня дигән торак пункт тирәсендә урнашалар. Безнең мотоукчылар полкы танкларының бер өлеше 7 нче ноябрьдә Кызыл Мәйдәнда Парадта катнаша Дивизия Көнбатыш фронт составына кертелә. Дивизиянең “ боевое крещение” көне – 1941 елның 16 нчы ноябре. Хәрби берләшмә, башка гаскәрләр белән бергә, Малеев – Вязовня – Высокиниги юнәлешендә һөҗүмгә ташлана. Берничә көн дәвамында дивизия Серпуховодан көнбатыштарак һәм төньяк- көнбатыштарак алыша. Шушы сугышлардан соң, полковник А.Л.Гетман дивизиясен ашыгыч рәвештә Кашира ягына ташлыйлар, немецларның бирегә үтеүен туктату кирәк була. 112 нче дивизия, йөз километрлык марш ясап, Каширада дошман танклары белән алышка керә”

                                       Мәскәү яны сугышлары

              Немецлар Кашираның әйләнә-тирәсенә бәреп керделәр, без дошманны туктаттык, башкаланы электр белән тәәмин итүче Кашира электростанциясен саклап калдык. Малеево һәм Венево авыллары янындагы алышларның берсендә якташым, Зиләзекүл авылы егете, танк командиры, сержант Әгъзәм Сабиров һәлак булды. Мин шәһәрнең  урамнары буйлап танкларда узганда күрдем. Урамнар ком тутырылган капчыклар һәм тимер баганалар белән киртәләнгән иде, бөтен тәрәзәләргә аркылы- торкылы кәгазьләр ябыштырылган. Без ишетеп тора һәм күрә идек: немец самолетлары һәр төнне һөҗүм итәләр, прожекторлар яктырта, зениткалар ата һәм ышыклаучы шарлар( шары-заграждения) һавага күтәрелә. Мәскәү безгә кызганыч иде, ләкин Мәскәү яши, Мәскәү тора иде. Әйтергә кирәк, башкаланы әйләндереп, танкка каршы канаулар, рубежлар ( ызаннар) казылган иде.

               Безнең танкистлар Т-26 һәм БТ – 7 җинел танкларда немецларның  уртача  Т – 4 танкларына каршы каһарманнарча сугыштылар. 1941 елның декабрь – 1942 елның январь айларында, немецларны хәлдән тайдырып, һөҗүмгә күчтеләр һәм аларны Мәскәү янында тар – мар иттеләр. Чигенгәндә, немецлар үз юлларындагы бөтен нәрсәне яндыралар, тирә – юньдәге бар нәрсәне юк итәләр. Күп авыллардан бары тик мич морҗалары гына торып кала.

              Мин  һәрвакыт дивизия командиры, полковник Андрей Леонтивич  Гетман танкында булдым( мин аны майор чагыннан ук белә идем). Башня укчы – радисты буларак, элемтә белән тәэмин иттем һәм Гетманның приказларын һәм командаларын командирларга һәм аларга буйсынганнарга ТК-3 радиостанциясе аша тапшырып тордым. Бер үк вакытта дивизия штабының команда пунктын сакладым. Дивизия штабы начальнигы подполковник М.Т.Леонов иде. Көнбатыш фронт белән армия генералы Г.К. Жуков командалык итте. Мәскәү асты сугышларында 49 нчы һәм 50 нче армияләр һәм генерал – майор Г.А. Беловның атлы армиясе составында алыштык

             Безнең дивизия немецлар камап алган Тула шәһәрен чалганыштан чыгарырга һәм дошман гаскәрен тар-мар итәргә булышты. Косая Гора һәм Ясная Поляна торак пунктларын азат итештек. Тула өчен сугышларда якташыбыз Хуҗиев Мокыйт Хуҗа улы катнашты. Алар шәһәр урамнарында үлемгә дә әзер булып алыштылар. Мин үз танкымнан һөҗүм итеп килүче немецларга ут яудырдым, шул ук вакытта Туланың кырыендагы Михайловка авылында урнашкан дивизия штабын сакладым. Косая Гора һәм Бубно тирәсендәге сугышларда, башня пулеметыннан атып,  “ Юнкерс” дигән немец самолетын бәреп төшердем. Ерак булмаган арада торган зенитчылар аның “ эшен бетереп” куйдылар. Гудерианның икенче танк армиясе Туланы ала алмады һәм Мәскәүгә әйләнеч юлдан һөҗүм итәргә карар кылды. Бу операциядә безнең дивизия шәһәрне саклап калды.

                                                Немец самалётлары белән бергә- бер алыш

             Бу хәл 1941 елның декабрь ахырында Калуга шәһәренә якын урында, Вортынск һәм Черемошня авыллары арасында булды. Мин танкыбызның позициясен үзгәртергә, яңа урынга күчәргә приказ алдым. Минем  Т-26 танкы дивизия штабының команда пункты бинасы янында тора иде. Мин штабны саклый идем, команда пункты урынын алыштыру сәбәпле, башка участокка күчәргә кирәк иде. Шул вакытта дошман авияциясе юлларны бик каты бомбага тота башлады. Күченеп барганда, берничә немец самолетын күреп калдык. Алар бер танкны да автомашина яки атлы йөкне үткәрмиләр, барсын да аталар, бомбага тоталар. Безнең Т-26 юл буйлап акрын гына бара. Мин сержант званиесенда танк командиры һәм укчы-радист идем. Танк әкрен генә тизлектә бара, чөнки ул үзенең моторесурсын инде чыгарып бетергән, двигательне күптән алыштырасы, тик вакыты ул түгел. Калуганы азат иткәннән соң гына ремонт планлаштырылып тора иде, аннан – тагын яуга.

               Юлдан бик сак кына барабыз, ватылган һәм кабыргасына яткан КВ ны бомбага тотып җимергәннәр, бөтен экипаж һәлак булган. КВдан 1,5 километр китәргә өлгермәдек немец самолетлары безнең өскә очып кунарга, бомбага тотарга башламасыннармы! Мин, люктан башымны чыгаргалап, механик – водительгә танкны координацияләргә булышам. Бомба безнең өскә оча икән, “ алга” командасы бирәм. Әгәр бомба кырыйга төшәргә тиеш икән, уңга яки сулга кырт борылырга боерам, һәм бомба читтә ярыла. Һәм безнең танк әле туктап кала, әле алга ыргыла, әле урында әйләнә, әле уңга, әле сулга борыла. Ә бомбалар танкның янәшәсендә шартлый, ярчыклары броняны тоя. Бомба шартлаганда мин башымны яшерәм, люктан үрелеп карамыйм, бәлки люкны чак кына ачып, янә берәр бомба безнең өскә төшеп килмиме, дип каранам. Самолетлар гүләве, бомбалар шартлавы танк моторы үкерүе – сөйләшсәң, берни дә ишетеп булмый. Шуңа күрә мин водительнең аркасына төртәм – димәк, алга,  кулны башына куям – туктарга, уң яки сул кулбашка кагылу --  уңга, я сулга борылырга.

              Немец “ Юнкерс”ларыннан берсе безнең танкка дүрт кабат ташланды, янәшәбезгә дүрт бомба төшеп ярылды. Самолетлар барлыгы унлап бомба ташладылар, һәм берсе дә тимәде, ә ярчыклар безгә куркыныч түгел. Менә шулай, без дошман самолетлары белән күзгә-күз, бергә – бер алышта җинеп чыктык.

              Без юлыбызны акрын тизлектә дәвам иттек, танк яралы кеше кебек, двигателе начар эшли иде.

             Сугышта без дуслык кадерен белдек. Берәрсе берәр нәрсә эшләсә, аңа һәрвакыт ярдәм итә торган булдылар. Бер -беребезгә якташ дип эндәшә идек.Сугышта ярдәм күрсәтештек, патроннар, азык-төлек, тәмәке белән бүлештек, яралыларны сугышның иң куркыныч урыннарыннан сөйрәп алып чыгып коткардык. Үзең үлсәң дә, иптәшеңне коткар – безнең девиз шулай иде. 

(Дәвамы бар)                                                       

Автор:
Читайте нас: