Барлык яңалыклар
Новости
2 февраль 2023, 12:00

Иске Балтачта юлга ник кар өяләр?

Иске Балтачта карга саран килгән быелгы кышның бер могҗизасы...

Иске Балтачта юлга ник кар өяләр?
Иске Балтачта юлга ник кар өяләр?

Иске Балтач. 2 февраль - "Балтач таңнары".  Иске Балтачта карга саран килгән быелгы кышның бер могҗизасы...

 

Иске Балтачта  автоһәвәскәрләрнең  урам юлларын чистарту өчен җаваплы оешмага карата би к зур үпкәсе бар. Еш кына  юлларны кардан чистартканда  юллар кисешкән урында  көрәкле техника артыннан кар өелеп кала.  Кар бураннан соң йомшак кар булса ана таптап, арытабан юлыңны дәвам итәрсең дә ул. Кайчак тыгызланган, каты карны өеп китләләр шул.  Андый кар  өмен җәяүле атлап чыгар чыгуын.  Автомашина атлап чыга алмый бит.  Аварияләргә   сәбәпче булырлык шушы мәсьәләгә нигә ЮХИДИ  игътибар итми икән?

Мәслән бүген, 2 февраль иртәсендә район үзәгенең Болын урымыннан кар чистартып узганнар. Ә Энергетиклар урамы  белән кисешкән юлның ярты өлешендә кар өелеп калган.  Ленин, Галиев, Коммунистлар урамнары белән кисешкән урыннарда мондый хәл юк. Болын урамының бу урамнар белән кисешкән  урыннарында карны, ялап алган кебее итеп, чистартып куйганнар.

Энергетиклар урамында кешеләр яшәми, андагы юлдан йөрүчеләр юк, дип уйлыйлармы икән әллә?..

Автор:Дамир Хайртдинов
Читайте нас: