Барлык яңалыклар
Новости
2 февраль 2023, 08:33

Иске Балтач 1нче урта мәктәбе укытучысы Венера Гыйльманованың уңышлы эшенең сере нидә?

Ни өчен аның һәр дәресен укучылар көтеп ала?

Иске Балтач 1нче урта мәктәбе укытучысы Венера Гыйльманованың уңышлы эшенең сере нидә?
Иске Балтач 1нче урта мәктәбе укытучысы Венера Гыйльманованың уңышлы эшенең сере нидә?

 

Ни өчен аның һәр дәресен укучылар көтеп ала?

Иске Балтач 1нче урта мәктәбенең югары категорияле рус теле һәм әдәбияты укытучысы Венера Хәким кызы Гыйльманова укытуда үз алымын булдырып тормышка әзерлекле буын тәрбияләгән мөгаллимә. Утыз еллык педагогик хезмәт стажына ия мөгаллимә укучылары өчен дә, яшь белгечләргә дә чын остаз булып өлгергән.

Бөре дәүләт педагогия институтының филология факультетын тәмамлап кайткач, 1992нче елдан хезмәт эшчәнлеге туган районында дәвам итә мөгаллимәнең.

Белем учагында төрле дәрәҗәдәге балалар белем ала. Кемдер дәрес материалын тиз һәм җиңел үзләштерә. Берәүләргә төшенер өчен озаграк вакыт таләп ителә. Шуны истә тотып, материалны гади телдә һәм һәр балага аңлаешлы итеп аңлату принцибына таянып эш итә педагог.

—Рус әдәбиятын тормыш белән бәйләп аңлатырга тырышам. Бүген бала, үсмер күп вакытын телефонда үткәрергә гадәтләнгән. Аны дәрескә ничек җәлеп итәргә?  Дәрес материалын (әдәби әсәрне) тормыш белән бәйлим. Моның өчен дәрес алдыннан проблемалы сорау куям. Ә сез ничек итәр идегез шушы әсәр герое урынында булсагыз? Ә герой ничек эшләгән? Укучыларда кызыксыну туа һәм алар әсәрне укыйлар, кул күтәреп җавап бирәләр. Мисал өчен, Н.С Лесковның “Старый гений” дигән хикәясен үткәндә бу алым бигрәк тә уңышлы булды, — ди үз эшенә чын күңеленнән бирелгән мөгаллимә.

Иске Балтач 1нче урта мәктәбендә төрле милләт вәкиленнән булган балалар белем һәм тәрбия ала. Шунлыктан тел белгече сүзлекләр эшен җайга салган. Ул борынгы һәм бүгенге көндә куллануда булган рус сүзләренең мәгънәләренә төшендерә.

—Укучы сүзнең мәгънәсен аңламый торып ни хәл шигырьләрне, поэмалардан өзекләрне дөрес итеп ятлый алсын? — дигән сорауны алга куя тәҗрибәле педагог.

Тагын бер үзенчәлекле алымы турында әйтми кала алмыйм Венера Гыйльманованың. Дәресләрендә ул телнең әһәмиятлелегенә олы игътибар бирә. Рус телен өйрәнүнең әһәмиятен “Минем телем — минем дустым!” дигән әйтем ярдәмендә аңлата. Чөнки рус телендә иркен һәм аңлап, белеп аралашкан кеше башкалар белән җиңел аңлаша, бик җиңел һәм уңышлы эшкә урнаша ала.

—Андый кеше үзен башкалар алдында тиешенчә тота, үзенең соравын дөрес итеп әйтә белә, — ди мөгаллимә.

Өч дистә ел дәвам иткән педагогик эшчәнлеге дәверендә Венера Хәким кызы 9нчы сыйныфтан соң тапшырылган Төп дәүләт һәм 11нче сыйныфтан соң тапшырылган Бердәм дәүләт имтиханына әзерлекне 5нче сыйныфтан ук башлый. Ул әзерләгән, ул укыткан чыгарылыш сыйныф укучылары арасында бу сынауларны тапшырганда кыенлыклар килеп туган очраклар күзәтелмәгән. Шунлыктан аңарда белем алырга теләүчеләр күп. Укучылар арасында да, ата-аналар арасында да мөгаллимәнең абруе зур.

2014нче елда “Ел укытучысы” район бәйгесендә җиңү яулап, республика дәрәҗәсендә район данын да уңышлы яклаган ул. Ике ел укыту-тәрбия эшләре буенча директор урынбасары булып эшләгән. Бу вазифада эшләгәч үзе белем биргән фәннәрне укытудан читләшергә туры киләчәген аңлагач, укыту эшен сайлый. Бүген килеп шул вакытта үзенең дөрес юл сайлавына кабат инана. Ата-аналар исеменнән быелгы кызы 11нче сыйныфта укыган Лариса Сафетдинова укытучыдан укучылар гына түгел, ата-аналарның да бик уңуы турында фикерләрен уртаклашты:

—Венера Хәким кызының дәресләрен балалар көтеп алалар. Өйгә бирелгән эшләрен үзаллы әзерләп куялар. Бу фәннәрне өйрәнүдә, укуда кыенлык тойганыбыз булмады. Көчле педагог балалар белән эшли белә. Ата-аналар белән тыгыз бәйләнештә эш итә. Җыелышларда һәр укучының уңышлары турында сөйли, аңлата. Төп дәүләт имтиханын тапшырганда аңлашылмаучанлыклар килеп тумады. Алда торган Бердәм дәүләт имтиханнарына әзерлекне дә күптән алып бара. Учыларын да, ата-аналарны да мораль яктан да ныклап әзерли. Сынауларны уңышлы үтәрбез дип ышанам, — диде ул.

Һәр кешенең тормышында укытучының роле әйтеп бетергесез зур. Венера Хәким кызы позитив энергиягә ия мөгаллимә. Шуңа аны укучылары да якын күрә, аның белән җиңел аралаша. Ул үзе өстендә даими эшли, күп укый, камилләшә, шәхес буларак үсә һәм үзе яшәгән чор дулкынында йөзә.

Газим ТАЛИПОВ фотосы

Автор:Аида Хайртдинова
Читайте нас: