Иске Балтач. 2 февраль - "Иске Балтаач". Җир шары халкы уникаль астрономик вакыйга шаһиты булды. Таш чорыннан соң беренче тапкыр планетага яшел комета якынлашты.
2 февральгә каршы төндә Җир планетасы халкы 50 мең ел эчендә беренче тапкыр C/2022 E3 кометасын күрде. Безнең планета белән күк җисеме арасы 42 миллион километр Бу күк җисемен яшел комета дип тә йөртәләр.
Бу комета шактый тонык, әмма 10х50 бинокуль ярдәмендә аны 2 февральгә чыккан төндә күрергә мөмкин иде. Төньяк-көнбатыш офыкта, Жираф йолдызлыгы тирәсеннән очып узды ул. Таң алдыннан ул аеруча яхшы күренгән.
1 февральдән 2 февральгә кадәр төн — кометаның җиргә максималь якынлашу мизгеле.
Галимнәр фикеренчә, C/2022 E3 кометасының нигезен ике атомлы углерод тәшкил итү сәбәпле ул яшел төскә ия.
Белгечләр кометаның орбитасы бар дип искәртәләр. Шул сәбәпле, иртәме - соңмы ул чираттагы әйләнешен ясар һәм ул Җиргә якынлашыр. Әмма моңа кадәр 50 меңгә якын ел узачак. Башкача әйткәндә, бу күренеш бик уникаль, чөнки Яшел кометаны соңгы тапкыр неандерталлар күргән булган.