Авылдагы урта мәктәп коллективы МХОдагы райондашларга гуманитар ярдәм озатты.
Алар сугышчыларга милли ризык — майаш пешерде. Майаш — йомырка белән он кушып әзерләнгән, терлек маенда пешерелгән ризык. Чәк-чәктән эрерәк, бавырсактан ваграк майаш тиз бозылмый.
Сугышчыларга туган йорт җылысын илтеп җиткерсен, йөрәкләренә дәва биреп, көч-куәтләрен арттырсын.
Исән-сау әйләнеп кайтыгыз, якташлар!