Барлык яңалыклар
Новости
1 февраль 2023, 19:00

Мошенниклар тозагына эләктем

 ...Кергәч беркемгә берни әйтмәгез, сезгә кредит алырга кирәк, ди. Чөнки тегеләр алган кредитны анулировать итәргә кирәк, ди...

Мошенниклар тозагына эләктем
Мошенниклар тозагына эләктем

 

...Кергәч беркемгә берни әйтмәгез, сезгә кредит алырга кирәк, ди. Чөнки тегеләр алган кредитны анулировать итәргә кирәк, ди...

Күңелеңә җыйма

Ватсап месенджеры аша шушы арада киң таралып өлгергән бер аудиохәбәрне монда язарга телим. Бәлки тыңлап та өлгергәнсездер. Кемнәрдер беренче тапкыр гына укыр. Шулай да бу хакта күбрәк кеше белсә, күбрәк кешене мошенниклар тозагыннан саклап калып булыр дип саныйм. Аудиохәбәрдә сөйләгән ханымның сүзләре буенча, ул Казанда яши, исеме Гөлфия. Минем белән шундый хәл булмас дип уйламагыз, Гөлфия ханым да шулай уйлаган... Аның сүзләрен тулысынча үзгәртмичә бирәм.

«Ике көн узды инде, тынычландым хәзер. Шуңа күрә гыйбрәт булсын дип сөйләп үтәсем килә минем белән булган бер коточкыч хәлне. 25 гыйнвар көнне, көндезге унберенче ярты иде, иптәшем өйдә юк, поликлиникага киткән иде, үзем генә идем. Ясин сүрәсен укып утырам. Шуннан берзаман ватсапка звонок килде. Фото урынындагы түгәрәк эчендә Россиянең гербы куелган. Шуны күрүгә әллә нишләп киттем. Бер хатын-кыз...
– Исәнмесез, Гөлфия Салиховна, мин Мәскәүдән, полиция хезмәткәре. Сезнең паспорт данныйларыгыз белән Белов дигән кеше кредит оформлять иткән кичә, – ди. – Без аны арестовать иттек, ул сезнең паспорт данныйларын банктан бирделәр дип әйтте. Шул банк хезмәткәрен тотарга кирәк безгә, эш ачарга кирәк. Сез берәр кешегә шәхси данныйларыгызны бирмәгән идегезме, банк хезмәткәре белән сүзгә килмәгән идегезме, күңелсез сөйләшүләр булмаган идеме? Кайчан соңгы тапкыр банкта булдыгыз? – ди. Мин җавап бирәм...
– Хәзер дело ачарга кирәк, сезнең региондагы следователь сезне чакырыр, күрсәтмәләр алыр. Хәзер сезгә банк сотруднигы шалтыратыр, трубкагызны куймый торыгыз, – ди.
Шундый йомшак, шундый тыныч тавыш белән бер 20 минут мине сихерләде димме, гипнозлады димме... Мин әллә нишләдем. Трубканы бер ир кешегә күчерделәр. Мин Поляков Владимир Алекссевич, диде бугай. Банк хезмәткәре: «Минем номер фәлән, полиция хезмәткәре сезгә аңлаткандыр инде эшнең нидә икәнен, сезгә тиз арада банкка барырга кирәк. Барып җиткәч керми торыгыз, миңа сообщениега 1 санын җибәрегез, мин шалтыратырмын», – ди. Тизрәк барырга куша. Минем иң якын банкка барганчы 40 минут узар, дим. Ярар, беркемгә әйтмәгез, бу «тайна следствия», ди. Туганнарыгызга, беркемгә әйтмәгез, ди. Җыендым да чыгып киттем. Мин әйтәм, булды бит инде ул «кешегә ярдәм итәм, кешегә файда булсын» дип паспорт данныйларын биргән очраклар. Соңгы тапкыр бер салонга барган идем, анда кергәндә паспортны сорадылар, бахилы кигәндә паспортны нишләткәннәрен карап тормадым, ахрысы шунда берәр нишләткәннәрдер дип уйлыйм. Киендем дә ашыга-ашыга чыгып киттем, әле чак машина астына кермәдем. 
Мин бик тиз барып җиттем, Короленко–ЗАГС–Чуйков урамына. Шуннан 1 санын җибәрдем, бу миңа кире шалтыратты. Менә мин сезгә хәзер аңлатам, ди. Кергәч беркемгә берни әйтмәгез, сезгә кредит алырга кирәк, ди. Чөнки тегеләр алган кредитны анулировать итәргә кирәк, ди. Шуннан аның белән бер 20 минут буе спорлаштым, мин сезгә ышанмыйм, дип. Анысы сезнең эш, дип, бер Габбазов фамилияле следователь белән тоташтырды. Ул да кем икәнлеген әйтеп, мин сезне чакырырмын әле, дело ачабыз, ди. Сез кая утырасыз, дип сорадым әле. Большая Красная, ди. Шулай дигәч, тагын ышандым, безнең УВД шунда бит инде... Хәзер уйлыйм, кредит алырмын да, шунда ук кире ябармын шул акча белән, дим. Ярар, 50 мең алам алайса, дип ризалашам. Юу-у-ук, сезгә илле мең түгел, алар нинди сумма алган, шул ук сумманы – 157 мең алырга кирәк, ди. Алырсыз, ләкин наличка алыгыз. Акчаны алгач, чыгып, миңа тагын 1 саны белән смс хәбәр салыгыз, ди. 
Килеп утырдым. Баш эшләми, әллә нәрсә булды миңа. Җылыйсым да килә хәзер... Теге кыз: «Апа, сезгә мошенниклар шалтыратмадымы?» – ди. Юк, юк, мин әйтәм. Ул минем нинди хәлдә булуымны күрә... Ярар алайса, хәзер шул сумманы картагызга җибәрәбез, картадан акча салдырып алырсыз, ди. 
«Сеңлем, сез картага җибәргәч, оформлять иткәнче ул акчаны картадан салдырмыйлармы?» – дим, минем бит әле гел баш эшләми. «Юк инде, ничек алсыннар, сез кодны беркемгә әйтмәдегезме соң?», – ди. Юк, дип җавап бирәм. 
Ярар, шулай итеп бу оформлять итте дә, без икәү бу документлар белән кассага килеп бастык, ул кыз минем янда. Кассир тагын әйтә: «Апа, сезгә мошенниклар шалтыратмадымы?» – дип сорый. Гел юк дип җавап бирәм. 
– Нәрсәгә аласыз бу акчаны?
 – Ремонтка алам...
Шуннан 157 меңне санап бирде дә, мин чыгып киттем. 1 санын җибәрдем. Җавап бирми. Шалтыратам теге кешегә, алмады. 4-5 минут вакыт узды. Шуннан мин кассир янына килеп бастым яңадан.
– Сеңлем, хәзер кредит алдым, минем алдагы кредит списываться итәме, юкмы?
– Апа, сезнең алда кредит булса, монысын бирмәгән булырдар иде, – ди.
Менә бит инде шунда кер башта! Бөтенесен беләм бит, бөтен схеманы беләм. Кешеләрне үзем өйрәтә идем! Юк, шунда кереп, кредит алынмаган микән дип сораганчы шушы галәмәтне эшләдем. Шуннан, карагыз әле, минем кредит юкмы, дим.
– Юк, күптән ябылган бер кредитыгыз бар.
Шуннан теге шалтырата. Мин алмадым. Банктан старшийлары килеп басты, теге кыз да шунда. Ал, апа, мин полициядә дип җавап бирегез, дип әйтеп торалар. «Мин полициядә, не звоните!» – дип кычкырдым. «Какая еще полиция?» – дип кычкырды теге. Трубканы куйдык та, номерны кара исемлеккә керттек. 6-7 тапкыр шалтыраткан... шуннан Аллаһы әкбәр!
Кредитның 150 меңен кире тапшырдым. Аның 10 мең тирәсе страховкасы бар иде... Калганын 25 февральдә килеп ябасы... Шулай итеп 3 сәгать эчендә үземә 5 мең минус ясадым. Ярый Аллам ярдәм итте, 165 мең түгел инде... Аңа бик ризамын. 
Шуңа барыгыз да игътибарлы булыгыз. Мин шалтыратуларны үзем бер дә алмыйм. Алсам да бик яхшы җавап бирә идем. Монда ватсап аша булгач, теге дәүләт гербы да булгач, шуңа алдандым. Берүк, сак булыгыз, бу хәлне танышларыгызга сөйләгез. Кичә, шоколад алып, кассир кызга кертеп чыктым. «Бүген тагын бер хатын килде, әле ярый малае белән килгән, алып киткән булыр иде», – ди... Сак булыгыз. Мондый очраклар бик күп икән, дүшәмбе көнне аеруча. Бөтен туганнарым: «Гөлфия, синең башың белән шушындый галәмәткә эләккәч, безгә нәрсә кала?» – дип көләләр. Берүк, сак булыгыз».

Автор                          

Сөембикә 

Автор:
Читайте нас: