Әзерләү рецепты артык мәшәкатьле түгел.
5 йомырка агы
200 г шикәр комы
ванилин өстәргә мөмкин
Йомырканың агын сарысыннан аерып алып, 30 минутка салкынга куярга.
Миксер яки кул белән 18-20 минут күбекләнгәнче күпертергә, аннары, болгата-болгата, җайлап кына шикәр комы һәм ванилин өстәргә.
Барлыкка килгән массаны кәгазь корнет аша яки кашык белән алдан пергамент кәгазь җәелгән калай яисә табага тезәләр һәм сүрән духовкада (100-200 градус) 1,5 сәгать пешерәләр.
Чәйләрегез тәмле булсын!
“Татар халык ашлары”ннан