Барлык яңалыклар
Новости
28 гыйнвар 2023, 21:12

Балтачта, “Үзәк мәчеттә” күркәм чара үтте

Бүген, 28 гыйнварда “Үзәк мәчет”тә “Бала тәрбияләүдә гаиләнең роле” дигән темага мөселман хатын-кызлары белән очрашу үтте.

 Анда "Батырша мәчете"ндә белем алган хатыннар һәм кыз балалар, шулай ук мәчетләрдә белем бирүче мөгаллимәләр, тел укытучылары катнашты.

Кичә Корьән аятьләре укудан башланды. Моны кызлар һәм 4 класста белем алучы шәкертләр башкарды.

Җәмгыя абыстай Хаматова чыгыш ясап, Адәм галәйхиссәлам белән Хава анабыз тарихын сөйләде, җәннәтә иң беренче никах укылган кешеләр алар булуын әйтте. Бала туганнан башлап балигьлык яшенә җиткәнче дини тәрбияне ничек бирергә икәнен анлатты.

 Гүзәл Камалтдинова ир һәм кыз балалрны тәрбияләгәндәге аермалыклар турында сөйләп үтте, бала тәрбияләүдә ата-ананың үз газизенә үрнәк булырга тиешлеген ассызыклады.

 Филзә абыстай Шәйхәйдарова Рәҗәб аеның фазыйләтләре турында сөйләде. Балаларның безгә Аллаһ тарафыннан амәнәт итеп бирелгән икәнен, без аларга дөрес тәрбия бирергә, Аллаһ каршында җавап бирәчәгебез барлыгы хакында искәртте.

Чара ахырында дөньяларыбыз тыныч булуын һәм башка ихлас теләкләр теләп гомум дога кылынды.

Балтачта, “Үзәк мәчеттә” күркәм чара үтте
Балтачта, “Үзәк мәчеттә” күркәм чара үтте
Балтачта, “Үзәк мәчеттә” күркәм чара үтте
Балтачта, “Үзәк мәчеттә” күркәм чара үтте
Балтачта, “Үзәк мәчеттә” күркәм чара үтте
Балтачта, “Үзәк мәчеттә” күркәм чара үтте
Балтачта, “Үзәк мәчеттә” күркәм чара үтте
Автор:
Читайте нас: