Барлык яңалыклар
Новости
27 гыйнвар 2023, 15:30

Краснокама районында ягулык ташый торган шаланда юлда капланган

Краснокама районында, Дүртөйле-Нефтекама юлында,   23 тонна дизель ягулыгы төялгән  автоцистерна ауган

Краснокама районында ягулык ташый торган шаланда юлда капланган
Краснокама районында ягулык ташый торган шаланда юлда капланган

  Николо-Березовка. 27 гыйнвар - "Балтач таңнары". Краснокама районында, Дүртөйле-Нефтекама юлында,   23 тонна дизель ягулыгы төялгән  автоцистерна ауган.

 

Краснокама районында Дүртөйле-Нефтекама  юлының  55 километрында     23 тонна дизель ягулыгы  төялгән  «Скания» автоцистернасы ауган.  Һәлакәт турында республиканың ЮХИДИ матбугат хезмәте хәбәр итә.

Дәүләт автоинспекциясе мәгълүматлары буенча, 36 яшьлек  водитель  идарәне югалтып,  «Скания»  автомашинасы белән юл читенә төшеп ава.  ЮТҺ нәтиҗәсендә беркем дә зыян күрмәгән. Цистернадан ягулык түгелгәнме, юкмы икәнлеге турында да  мәгълүмат юк. 
Шофер автоинспекция хезмәткәрләре тарафыннан  исерек хәлдә булган дип расланган.  Хәер,  водитель спиртлы эчемлекне авария булганнан соң кулландым, дип белдергән.    Хәзерге вакытта булган вакыйгаларның детальләре ачыклана.
Узган тәүлектә ЮХИДИ хезмәткәрләре юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозуның 1500дән артык очрагын ачыклаган, 20 исерек машина йөртүчене тоткарлаган, аларның икесе исерек хәлдә кабат руль артына утырган, дип белдергәннәр ведомствоның матбугат хезмәтендә.

Автор:
Читайте нас: