Иске Балтач. 26 гыйнвар - "Балтач таңнары". 28 гыйнвар көнне Иске Балтачта 31нче Авыл спорт уеннары чемпионаты кысаларында хоккейчыларның зона ярышлары узачак.
Балтач районының хоккей көярмәннәрен алдагы шимбәдә уеннарны тамаша кылырга һәм җирле команда уенчылары өчен янып-көяргә чакыралар.
28 гыйнвар көнне Иске Балтачта 31нче Авыл спорт уеннары чемпионаты кысаларында зона ярышлары уза. Аскын Балтач,Борай Калтасы , Караидел, Тәтешле районнары командалары ярышларның финал этабына чыгу өчен көрәшәчәк.
Беренче матч 10:00 сәгатьтә башлана.