Барлык яңалыклар
Новости
26 гыйнвар 2023, 16:04

Балтач районы урманнары киңлекләрендә һәр агач кадерле

Бүген, 26 гыйнвар көнне Башкортстан Республикасы  Урман хуҗалыгы министры  урынбасары Юнир Садыйков Балтач районы  гражданнарын кабул итте

Балтач районы урманнары киңлекләрендә һәр агач кадерле
Балтач районы урманнары киңлекләрендә һәр агач кадерле

Иске Балтач. 26 гыйнвар - "Балтач таннары". Бүген, 26 гыйнвар көнне Башкортстан Республикасы  Урман хуҗалыгы министры  урынбасары Юнир Садыйков Балтач районы  гражданнарын кабул итте.

 

Урманнар булган җирдә табигать башка төрле. Анда һава чиста.  Юкка гына урманнарны планетаның үпкәсе дип йөртмиләр. Кызганычка каршы, урманчылык тармагында да проблемалар юк түгел.  Әле янгыннардан, әле  законсыз кисүләрдән, шулай ук корылык, давыл кебек  табигать казаларыннан урманнарга зыян килеп тора.

Безнең район халкы урманнарга сакчыл карашта булуы белән аерыла. Башкортстан Республикасы  Урман хуҗалыгы министры  урынбасары Юнир Садыйков гражданнарны кабул итү барышында биргән сорауларда да ачык чагылды бу. 

 Гражданнарны кабул итү “Тармак сәгате” форматында узды.  "Экология" милли проектының "Урманнарны саклау" проектын тормышка ашыру максатыннан оештырылган чара барышында Аскын урманчылыгы бүлек мөдире Марсель Габдрахманов, шулай ук җирле хезмәткәрләр катнашты.    

 Ведомство башлыгы урынбасары билгеләвенчә, ел саен  Башкортстан урман хуҗалыгы министрлыгы җирле халык ихтыяҗлары өчен бер миллон кубометр чамасы агач бүленә.

2008 елдан башлап халыкка 13  миллион кубометр  агач бирелгән.   Соңгы елларда республика буенча халык тарафыннан урман материалларын сатып алу күләме кыскаруы  күзәтелгән.

Сорау бирүчеләр арасында яшь агачлар үсентеләрен үстерү юнәлешендә  үз эшен җәелдерергә теләүчеләр дә бар.

Умартачыларны  урман киңлекләренә бал кортлары ояларын илтеп урнаштыру закон бозу булмыймы, дигән сорай борчый.  Бу сорауга берничә җавап алды умартачылар.  Мәсәлән,   умарталар махсус транспорт  тагылмасына урнаштырылып, күчмә умарталык сыйфатында урман киңлекләренә урнаша икән, бу закон бозу булмый.  Ә умарталарны, тагылмадан төшереп, урман киңлекләрендәге  җир мәйданына урнаштырсаң, бу  участокны заонсыз биләү буларак квалификацияләнә. Стационар умарталык урнаштыру өчен урман киңлекләрендәге җир мәйданын арендага яки даими файдалануга алырга мөмкин. Болар өчен, әлбәттә, җир участогын рәсмиләштерергә туры килә. Аскын урманчылыгы җирлегендә рәсмиләштерелгән бер генә  стационар умартачылык та юк икән әлегә.

Күчмә умарталык  булган урында янгын хәвефселеге кагыйдәләре сакланырга тиешлеге, шулай ук вакытлыча файдаланылган җир төрле калдыклар белән чүпләнмәскә тиешлеге турында да әйтелде.

Балга бай юкә урманнары турында да суз кузгалды сөйләшүләр барышында.  Юкә агачларын кисүне тыеп булмыймы?  Юкә агачлары үскән урманнарны киңәйтү өчен  аларның үсенетесен  питомникларда үстерү дә комачауламас иде, кебек сорау да яңгырады.

Республикада юкә агачлары үсентеләрен үстерү белән шөгыльләнгән питомниклар бар   икән. Ә безнең урманнарда ул юк агачлары үзчәчү юлы белән дә тарала.  Ведомстао башлыгы урынбасары билгеләвенчә, хәзер  республикада  юкә агачы да  кыйммәтле урман культуралары реестрына кертелгән.

Ә юкә агачларын кисүгә килгәндә, вакыты җиткән агачларны кисмәскә, дигән закон юк.  Урманнарны яңарту максатында, юкәме ул, башка агачмы, барыбер киселә.  Ләкин моңа кадәр  умарталыклар тирәсендәге беркадәр арада  юкә агачларын кисү тыела иде. Ведомство башлыгы урынбасары билгеләвенечә, килешеп, моны әле дә эшләп була.

Төзелеш өчен агач материаллары алу тәртибе белән кызыксынып мөрәҗәгать итүчеләр дә булды.  

 Аскын урманчылыгы бүлек мөдире Марсель Габдрахманов билгеләвенчә, тирә-як районнарда узган елда янгыннардан  зыян күргән 24 гражданга  агач материаллары бүленгән.

Төзелеш материаллары өчен агач материаллары алу чират тәртибендә башкарыла. Урманчылык белгечләре әйтүенчә, 2023 елга инде чират тулган. Бу елда агач материаллары сатып алуга 74 граждан документлар тапшырган.  Инде 2024 елда агач материаллары алуга да 15 кеше гариза бирергә өлгергән.  

 

 

Автор:Дамир Хайртдинов
Читайте нас: