Барлык яңалыклар
Новости
25 гыйнвар 2023, 09:04

Россия студентлары көнендә Путин М. В. Ломоносов исемендәге Мәскәү дәүләт университетында булачак

Россия Президенты Владимир Путин Россия студентлары көнендә 25 гыйнварда Россиянең әйдәп баручы вузында, М.В. Ломоносов исемендәге Мәскәү дәүләт университетында булачак һәм югары уку йортының яңа уку-гамәли корпусын караячак.

“Традиция буенча, Татьяна көнендә Владимир Путин студентлар белән аралаша һәм университетның яңа уку-гамәли корпусын карый. Шулай ук дәүләт башлыгы Воробьев тауларындагы «Ломоносов» фәнни кластерын үстерү планнары белән танышачак”, — дип хәбәр итте Кремльнең матбугат хезмәте, дип яза чыганак.

Узган ел президент студентлар белән видеоэлемтә аша аралашты. Ул вакытта президент Путин билгеләп үткәнчә, Россия математика һәм санлы технологияләр өлкәсендә әйдәп баручы позицияләрне били.

Россия студентлары көне 25 гыйнварда — Рус Православие чиркәве Изге шәһит Татьянаны искә алган көнне билгеләп үтелә. 1755нче елда бу көнне, император Елизавета Мәскәү университетына нигез салу турындагы указга кул куйган.

Фото: ТАСС

Автор:
Читайте нас: