Иске Балтач авылыннан хезмәт ветераннары хәйрия эшенә кушылдылар.
Балтач районында МХОга чакырылган райондашларга гуманитар ярдәм җыю дәвам итә. Шушы көннәрдә изге эшкә Иске Балтач авылында яшәүче педагогик хезмәт ветераны, Башкортстанның атказанган укытучысы, Русиянең Мәгаиф отличнигы Роза Әсләм кызы Гәрәева һәм хезмәт ветераны, күпьеллык фидакарь хезмәте бик күп медальләр, Мактау грамоталары белән билгеләнгән Өлфәт Гафур улы Исламов кушылдылар.
Бу гаилә әгъзалары Иске Балтач авылының Совет урамы, 48 санлы йорт адресы буенча урнашкан Волонтёр штабына бик күп кирәк-яраклар китерделәр.
Ун килограмм 100 мм лы кадак, бер чүкеч, ике балта, ике куллы бер пычкы, штыксыман ике көрәк, соскы көрәк (ике берәмлек) алып килде алар. Хуҗа бу эш коралларының барысын да саплап китергән. Моннан тыш дүрт бала үстергән гаилә башлыклары һәркайсы исеменнән 5000 сум акча да тапшырдылар.
—Мондый эшкә районда яшәгән күп кешеләр кушылсын иде. Кем ничек булдыра ала, шулай ярдәм кулы суза ала. Эш коралларының өр-яңа булуы шарт түгел. Иң мөһиме — алар эшләп булырлык хәлдә, төзек, сапланган, үткенләнгән булсын. Бу МХО илебезнең киләчәк буыны өчен, илебезне ныгыту өчен кирәк. Шуны дөрес аңласыннар һәм хуплап, кушылсыннар иде. Мондый кирәк-яраклар белән сугышчыларны тыл тәэмин итәргә тиеш. Тылны ныграк җәлеп итәргә кирәк, — ди Өлфәт Гафур улы.
Якын көннәрдә МХОдагы якташларга районнан гуманитар ярдәм юлга кузгалачак. Ярдәм кулы сузарга теләүчеләр кушыла алалар. Волонтёр штабының эш режимы: дүшәмбе-җомга-09.00-18.00 сәгатьләрдә.
Волонтёрлар штабының телефон номерлары: 8(34753)2-10-47, 2-19-19.
Газим Талипов фотосы