Барлык яңалыклар
Новости
25 гыйнвар , 13:00

Кроноцк заповеднигы хезмәткәрләренә селәүсеннәр гаҗәеп тамаша бүләк иткән

Кроноцк заповеднигында селәүсеннәр көтүе тыюлык хезмәткәрләре янында кунак булган  

Кроноцк заповеднигы хезмәткәрләренә селәүсеннәр  гаҗәеп тамаша бүләк иткән
Кроноцк заповеднигы хезмәткәрләренә селәүсеннәр гаҗәеп тамаша бүләк иткән

Кроноцк. 25 гыйнвар - "Балтач таңнары". Кроноцк заповеднигында селәүсеннәр көтүе тыюлык хезмәткәрләре янында кунак булган. 

 

Камчатка крае кыргый табигатендә  яшәүче  мәчесыманнар гаиләсенең   бердәнбер   төренең берьюлы биш вәкиле Кроноцкий тыюлыгы хезмәткәрләре йорты янында кунак булган. Хайваннарны фотога һәм видеога төшерегәннәр. Бу табигый резерватның иң  көньяк ноктасында беренче шундый очрак.

.

Дәүләт инспекторлары Алексей Ознобихин һәм Юлия Холодилова берничә ел рәттән Кроноцк тыюлыгының берьюлы ике уникаль табигый объектын саклауны тәэмин итә икән. Бу милли әһәмияткә ия дөньяда нәфис чыршы  үскән бердәнбер урын.   .

" Каравылчы  йортында булганда һәм агымдагы эш белән шөгыльләнгән минутларда  без тәрәзә артында селәүсенне  күрдек. Юк,  алар  гаиләләре белән – бишәүләр!  Бер ана селәүсен, олырак ике мәче баласы һәм берсе  кечерәк. Тагын бер җанварны күреп өлгермәдек, аның  табаны ялтыраганын күреп калдык. Мөгаен, монысы  ата селәүсен булгандыр, – дип сөйләгән заповедник хезмәткәре  Юлия Холодилова.  

 Селәүсеннәрне  тыюлык территорияләрен саклау хезмәткәрләре җиде минут буена   күзәткән.

 

 

Автор:
Читайте нас в