Барлык яңалыклар
Новости
25 гыйнвар , 16:22

Иске Балтач авылыннан үткән трассада багана утлары тагын да яктырак янар

Балтач районының Иске Балтач авылы аша үткән Уфа - Пермь трассасын яктырткан баганалар утын даими карап торалар.

Республиканың Юл хуҗалыгы идарәлеге карамагындагы бу трассаны яктырту өчен җаваплы подрядчы оешма эшчәннәре бүген, 25 гыйнвар көнне Иске Балтачта эшләделәр.

—Бүген эш барышында баганалардагы лампочкалар яңаларга алыштырылды. Киләчәктә трасса буендагы багана утлары тагын да яктырак янар һәм бу юллардагы хәвефсезлекне тәэмин итүгә дә уңай йогынты ясамый калмас, — ди Иске Балтач авыл биләмәсе башлыгы Илгиз Рәхимҗанов.

Автор фотосы

Автор:Аида Хайртдинова
Читайте нас в