Барлык яңалыклар
Новости
25 гыйнвар , 10:03

Башкортстанда ярлылыкка каршы көрәшәчәкләр

Республика властьлары ярлылыкка каршы көрәш программасын тәкъдим итте.

Башкортстанда ярлылыкка каршы көрәшәчәкләр
Башкортстанда ярлылыкка каршы көрәшәчәкләр

 

Республика властьлары ярлылыкка каршы көрәш программасын тәкъдим итте.

2030 елга кадәр аны республикада ике тапкыр кыскартырга планлаштыралар.

Башкортстан властьлары ярлылыкка каршы көрәш программасын эшләгән. Аның турында социаль челтәрләрдә республика премьер-министры Андрей Назаров сөйләде.

Андрей Назаров раслаганча, властьлар 2030 елга кадәр төбәктә керемнәре яшәү минимумыннан кимрәк булган халык өлешен киметергә ниятли. Шуңа бәйле рәвештә, хөкүмәт биш бурычны күздә тота торган программа эшләгән.

Беренчесе — гражданнарның керем дәрәҗәсен арттыру. Моңа яңа эш урыннары булдыру һәм формаль булмаган эш урыннарын легальләштерү ярдәмендә ирешергә планлаштырыла. Икенчесе — товарларга һәм хезмәтләргә бәяләрне тотрыклыландыру, өченчесе — мохтаҗ гражданнарга социаль ярдәм системасын үстерү, дүртенчесе — социаль контракт нигезендә адреслы социаль ярдәм күрсәтү.

Бишенче бурыч — аз керемле гражданнарны социаль адаптацияләү. Аның кысаларында гражданнарны финанс грамоталылыгы буенча укыту каралган.

Фото: Башинформ

 

Автор:
Читайте нас в