Барлык яңалыклар
Новости
25 гыйнвар , 09:32

Башкортстанда коммуналь инфраструктура ремонтлана

Башкортстанда ике ел эчендә 435 километр коммуналь инфраструктура челтәрен ремонтлаячаклар

Башкортстанда коммуналь инфраструктура ремонтлана
Башкортстанда коммуналь инфраструктура ремонтлана

Уфа. 25 гыйнвар - "Балтач таңнары". Башкортстанда ике ел эчендә 435 километр коммуналь инфраструктура челтәрен ремонтлаячаклар.

 

 Республика  Хөкүмәте  утырышында БР Премьер-министры Андрей Назаров рәислегендә Башкортстан Республикасының «2023-2027 елларга коммуналь инфраструктураны модернизацияләү»региональ программасы килештерелде.

- Гражданнарның күрсәтелә торган коммуналь хезмәтләрнең сыйфаты белән канәгатьләнүләренә йогынты ясаучы төп фактор-аларны күрсәтүнең ышанычлылыгы. Үз чиратында, инженерлык челтәрләренең   тузуы аварияле хәлләр барлыкка килүнең төп сәбәбенә әверелә, шуңа күрә федераль үзәк, субъектларга коммуналь инфраструктураны модернизацияләүнең бишьеллык программаларын раслау йөкләнде. Программаның бюджеты-5 миллиард 887 миллион сум, шуларның федераль өлеше – 4  миллиард 121 млн сум яки 70 процент, – дип билгеләп үтте Премьер-министр.

БРның  ТКХ министры вазыйфаларын башкаручы Ирина Голованова республика программасы проектын дәүләт комитеты, Милек министрлыгы, Икътисади усеш министрлыгы, Башкортстан Республикасы Финанс министрлыгы, Русия Территорияләрен үстерү фонды белен килештерелде, Русия Тозелеш министрлыгында якланды һәм агымдагы елның 18 гыйнварында булган Русия Федерациясе Хөкүмәте Президиумында   хупланды, дип белдерде.

 Бу аакчаларга  2023-2024 елларда 91 чараны гамәлгә ашыру планлаштырыла, шуларның 90 проценттанн артыгы-җылылык белән тәэмин итү, су белән тәэмин итү һәм ташландык суларны агызып җибәрү  линия объектлары.

Чаралар программага иң күп тузу, авариялелекнең югары булуы һәм төзекләндерү чаралары һәм башка программалар белән синхронизация кирәклеге принцибы буенча  эшләнгән. Программага барлыгы 435 километр  челтәр кертелгән, шул исәптән 315  километр  су белән тәэмин итү челтәре, калганы – ташландык суларны агызып җибәрү, җылылык белән тәэмин итү челтәрләре.

 

Автор:
Читайте нас в