Антарктида. 25 гыйнвар - "Балтач таңнары". Антарктидадан 1550 квадрат километр-үлчәме буенча Лондон шәһәре зурлыгына тиң айсберг кителеп ачык диңгезгә кузгалып ята. Бу хәл Җирнең климат системасына зур зыян салуы ихтимал.
"Зур айсберг (1550 квадрат километр) Лондон зурлыгында диярлек . Ул 150 метр калынлыкта. Айсберг Брант бозлыгыннан аерылды. Соңгы берничә ел эчендә табигый рәвештә барлыкка килгән ярыклар бозлыкның бөтен шельфына таралганнан соң, ул аерылды, бу яңа айсбергның кителүенә китерде", — диелә Бөек Британиянең Антарктика хезмәте сайтында.
Узган якшәмбедә булган бу очрак соңгы ике елда континентның бу өлешендә икенче зур айсберг кителүе буларак теркәлгән.
Айсберг кителгән бозлыкта ведомствоның тикшеренү станциясе урнашкан. Анда булган галимнәр хәбәр иткәнчә, алар урнашкан территория континентта калган. Тикшерүчеләр әйтүенчә, бозлык катлаулы структурага ия. Бу айсберг планетаның климат системасына зыян салырга мөмкин.
Бозлыкның диңгез буйлап хәрәкәте махсус автоматлаштырылган система аша даими күзәтелә.
Бөек Британия Антарктида хезмәте глациологы Доминик Ходгсон бу вакыйганы Брант боз киштәсенең табигый гамәлләренең өлеше дип атаган. Профессор бу климат үзгәреше белән бәйле түгел дип ассызыклаган.