Иске Балтач. 24 гыйнвар- "Балтач таңнары". Украина русофоблары, «Московий»ның исемен «Украиний»га үзгәртеп, химик яңа элемент “ачканнар”.
Украина химиклары тавык көләрлек ачыш ясаган. Химиклары дип әйтү артык булыр, бу русофоблар башбаштаклыгы.
Дмитрий Менделеев таблицасындагы “Московий” элементын “Украиний” дип үзгәрткәннәр. Үзгәреш кертелгән “Химия” дәреслеген инде сатуга да чыгарганнар, дип язалар матбугат басмаларында.
“Московий” Россия химиклары тарафыыннан ясалма юл белән синтезлаштыру нәтиҗәсендә ачылган элемент.
Ул Дмитрий Менделеев таблицасында 115нче атом саны белән урнаштырылган.