Барлык яңалыклар
Новости
24 гыйнвар , 17:00

Пермь краенда бүреләр активлашкан

Пермь крае Нытва округында аучылар бүре  көтүен юк иткән

Пермь краенда бүреләр активлашкан
Пермь краенда бүреләр активлашкан

Нытва. 24 гыйнвар - "Балтач таңнаары". Пермь крае Нытва округында аучылар бүре  көтүен юк иткән.

 

Элегрәк егерьлар  Лузин аучылык хуҗалыгы территориясендә Нытва  тирәсендә  бүре эзләренә  тап булганнар.  Аучылык хуҗалыгы директоры Леонид Малахов  ерткычларга  каршы ау оештырган  һәм операция белән  җитәкчелек иткән.

18 гыйнварда аучылар алты бүре, 19 гыйнварда тагын бер бүрене атып юк иткән.

- Белгечләр бәяләвенчә,  алар барысы да эре ерткычлар. Аларның өчесе ана бүре , - дип хәбәр иткәннәр  Кама буе табигать министрлыгында.

Ведомствода торак пунктлар янындагы бүре эзләре ачыкланганда, шулай ук ерткычлар йорт хайванына һөҗүм  иткән  очракта, 112 номеры буенча шалтыратырга кирәклеген искәрткән.

Автор:
Читайте нас в