Барлык яңалыклар
Новости
24 гыйнвар 2023, 09:33

Октябрьский ирекмәннәре макулатура җыеп, унбер агачны киселүдән коткарган

Октябрьский шәһәренең өченче санлы  гимназиясенең  “Ачык йөрәк” ирекмәннәр отряды 1,16 тонна макулаатураа җыеп, унбер агачны киселүдән саклап калган

Октябрьский ирекмәннәре  макулатура җыеп, унбер агачны киселүдән коткарган
Октябрьский ирекмәннәре макулатура җыеп, унбер агачны киселүдән коткарган

Октябрьский. 24 гыйнвар - "Балтач таңнары". Октябрьский шәһәренең өченче санлы  гимназиясенең  “Ачык йөрәк” ирекмәннәр отряды 1,16 тонна макулаатураа җыеп, унбер агачны киселүдән саклап калган.

 

"Экология" илкүләм проекты кысаларында Октябрьскийдагы  "Кәгазь бумы" чыннан да бумына әверелгән. "Ачык  йөрәк" волонтерлар отряды макулатура җыю буенча акция оештырып  1168,400 кограмм кәгазь калдыклары җыйган.

" Нәтиҗәләргә килгәндә, 1А классы- 326,800 килограмм,  1 Б  - 160,500 , 1В - 184,900 , 1 Г классы-159,400 килограмм. Беренче сыйныф укучылары гына барлыгы 831,600 кг макулатура җыйды. Шулай ук аларга башка сыйныф укучылары да кушылды, 2 а сыйныф укучылары 74,400 кг макулатура җыйдылар", - дип сөйләгән  Любовь Хөсниярова.

Акциядә катнашучылар 11 агачны коткарган!

Октябрьскийның «Ачык йөрәк командасы»   волонтерлык инициативасы «Мөмкинлекләр вакыты» волонтерлык инициативалары конкурсында җиңүче булды һәм Уфаның социаль, мәдәни һәм икътисади үсеш фонды тарафыннан тормышка ашырыла торган «Шәһәрне үстерүнең иҗтимагый фонды» проекты кысаларында Башкортостан Республикасында Бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Аппараты ярдәмендә ресурс ярдәме алган.  

Автор:
Читайте нас: