Барлык яңалыклар
Новости
24 гыйнвар 2023, 11:40

Башкортстанда теркәлгән янгыннарда ир - атлар ешрак һәлак була...

Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы коточкыч саннар китерде.

Башкортстанда теркәлгән янгыннарда ир - атлар ешрак һәлак була...
Башкортстанда теркәлгән янгыннарда ир - атлар ешрак һәлак була...

 

Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы коточкыч саннар китерде.

Башкортстанда ел башыннан 419 янгын чыккан, бу узган елның шул ук чоры белән чагыштырганда 49 очракка күбрәк.

Янгыннарда 29 кеше һәлак булган, узган елның шул чорында 11гә тиң булган, 25 кеше төрле дәрәҗәдәге җәрәхәтләр алган, узган елда андыйлар саны 20 кеше булган. Ешрак ир-атлар һәлак була, гомуми санның 71 проценты ир-егетләр өлешенә туры килә, дип хәбәр иттеләр БР буенча гадәттән тыш хәлләр министрлыгы матбугат хезмәтендә, дип яза чыганак.

“Янгыннарда һәлак булганнар саны 16 муниципалитетта — Благовещен районында, Стәрлетамак шәһәрендә, Стәрлетамак, Бөре, Бөрҗән, Туймазы һәм башка районнарда арткан. Һәлакәткә китергән шартлар: исерек булу, йокы вакыты, авыру, картлык, соңрак янгын турында хәбәр килү, паника торышы”, — дип хәбәр иткәннәр ведомствода.

Ел башыннан Балтач районында да янгыннарга бәйле хәл катлаулы. Гыйнвар аеның бүгенге көненә районда җиде янгын теркәлде. Бәхеткә, зыян күрүчеләр юк. Әмма янгыннар халык хуҗалыгына зур материаль зыян китерде.

Янгын хәвефсезлеге кагыйдәләрен истә тотыгыз. Үзегезне, якыннарыгызны, мөлкәтегезне саклагыз!

Фото “Балтач таңнары” гәзите редакциясе архивыннан

Автор:
Читайте нас: