Барлык яңалыклар
Новости
24 гыйнвар 2023, 16:00

Балан пирогын сыер мае кушып пешерәбез

Ул бәйрәм табынына да, көндәлек чәй табынына да менә дигән ризык.

Балан пирогын сыер мае кушып пешерәбез
Балан пирогын сыер мае кушып пешерәбез

 

Ул бәйрәм табынына да, көндәлек чәй табынына да менә дигән ризык.

200 гр май (сыер мае+ маргарин да ярый), 3 йомырка, 50 гр чүпрә, ярты чәй кашыгы тоз, ярты стакан сөт, он белән йомшаграк камыр басабыз һәм 30 минутка суытуычка куеп торабыз. Камыр икеләтә арткач, алып, яртышар стакан шикәр комы һәм он белән кабат басабыз. Әзер камырдан шундук пирог ясыйбыз, 170 градуста 35 минут пешерәбез.

Эчлеге: 350 гр чистартылган баланга бер стакан су салып кайнатып чыгарабыз һәм баланны изеп, дуршлаг аша сөзәбез. Шуңа тагын ярты стакан су, 180 гр шикәр комы, 50 гр квас оны өстәп, куера башлаганчы 15-20 минут талгын утта пешерәбез. Бу порциядән ике таба пирог чыга.

Чәйләрегез тәмле булсын!

Автор @zamzamiya.samigullina

“Татар халык ашлары”ннан

Автор:
Читайте нас: