Барлык яңалыклар
Новости
23 гыйнвар 2023, 16:27

Курач авылыннан МХОда һәлак булган Денис Пихтовниковның гаиләсе утын белән тәэмин ителде

Бу хакта “Балтач таңнары” гәзите хәбәрчесенә Аскын урман хуҗалыгы бүлеге начальнигы Марсель Габдрахманов хәбәр итте.

Узган елның сентябрендә күп райондашлары белән бергә МХОга чакырылган курачлы Денис Пихтовниковның  хәрби бурычын үтәгәндә  батырларча һәлак булуы турында мәкалә сайтыбызда урын алган иде...

Пихтовниковлар гаиләсендә булганда урман хуҗалыгы белгечләре Балтач районында урман биләмәләрен арендага алган Илнур Шәртдинов аша утын белән ярдәм кърсәтергә вәгъдә иткәннәр иде. Бүген, 23 гыйнвар көнне, Аскын урман хуҗалыгы бүлеге начальнигы Марсель Фансул улы Габдрахманов Пихтовниковның гаиләсенә утын китерелүе турында хәбәр итте.

Гаилә әле Денис Владимировничның гәүдәсен кайтарып җиткерү һәм җирләүне оештыру хәсрәте белән яна.

Көндәшле авыл биләмәсе авылларыннан өч ир-егет МХОга чакырылган. Шуларның икесе — Курач, берсе Көндәшле авылыннан.

—Бу ир-егетләребезнең гаиләләре, якыннары белән бәйләнештә торабыз. Килеп туган сорауларны берлектә хәл итәбез. Курач авылыннан чакырылган ир-егетләрнең якыннарына, гаиләләренә “А7 АГРО РБ” җәмгыятенең Балтач бүлекчәсе аша ике центнер бодай кайтарып бирдек. Көндәшле авылыннан чакырылган ир-егетнең гаиләсе шушы көннәрдә шундый ук күләмдә бодай белән тәэмин ителәчәк, — ди Көндәшле авыл биләмәсе башлыгы Флюр Акберов.

Курач авылыннан МХОда һәлак булган Денис Пихтовниковның гаиләсе утын белән тәэмин ителде
Курач авылыннан МХОда һәлак булган Денис Пихтовниковның гаиләсе утын белән тәэмин ителде
Автор:Аида Хайртдинова
Читайте нас: