Барлык яңалыклар
Новости
23 гыйнвар 2023, 19:40

Балтачта өч көн эчендә ике янгын зур зыян китерде...

Ел башыннан теркәлгән янгыннарга бәйле районда хәл катлаулана.

Халыкка аңлату эшләре алып баруга карамастан, районда быел янгыннарга бәйле хәл уңышсыз. Узган елның шул чорында Балтач районында бер янгын очрагы да күзәтелмәгән булса, быел җиде (!) янгын очрагы теркәлеп, зур материаль килде. Бәхеткә, зыян күрүчеләр юк.

Соңгы тәүлекләргә килгәндә, узган шимбәдә Иске Балтач авылындагы бер фатирда янгын чыгып, хуҗаларга һәм күршеләренә көтелмәгән зыян килде. Сәбәбе элекртүткәргечләрнең төзек булмавына бәйле.

Бүген, 23нче гыйнвар көнне, Иске Балтач авылында бер йортта өй эчендәге сауна янгыннан зур зыян күрде. Әлеге вакытта бу очракның сәбәпләре ачыклана.

Тагын бер тапкыр искәртәбез: янгын хәвефсезлеген бер генә минутка да истән чыгармагыз! Җыйган мөлкәтегезне, үзегезне, якыннарыгызны саклагыз! Игътибарсызлыгыгыз, кагыйдәләрне инкаръ итүегез үзгәртә алмаслык хәлләргә китермәсен!

Илһам Габсаликов, Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы дознавателе

Фотолар өчен Булат Хәсәновка рәхмәт

Автор:Аида Хайртдинова
Читайте нас: