Барлык яңалыклар
Новости
19 гыйнвар 2023, 15:38

Денис Пихтовников тыныч тормыш өчен батырларча башын салды...

Курачлылар авылдашларының якты истәлеген онытмас.

Курачлылар авылдашларының якты истәлеген онытмас.

Узган елның сентябрендә илебез президенты Владимир Путин Указы белән өлешчә мобилизация игълан ителгәч, Балтач районыннан махсус хәрби операциягә мобилизацияләнгән ир-егетләр арасында курачлы Денис Пихтовников та бар иде. Ни кызганыч, шушы көннәрдә гаилә кайгылы хәбәр алды. Хәрби бурычын үтәгәндә Денис Владимирович батырларча һәлак булган...

Авыл активисты, туган авылында тормышны яхшырту өчен җан атып яшәгән, үз җирен, кешеләрне яраткан, Туган иленең чын патриоты Денис Пихтовниковның гаилә хәлләре белән танышу өчен, якыннарының авыр кичерешләрен уртаклашып район прокуроры Булат Вәлиев белән Курачка юлландык.

Денис Пихтовниковның тормыш иптәше Людмила Леонидовна эштә иде. Ул биш елга якын Курачта хат ташучы булып эшли. Өлкән уллары, 18 яшьлек Константинны өйдә очраттык.

—Бөре шәһәрендә, БДУ филиалы каршындагы колледжда радиотехника факультетында укыйм. Мондый хәл килеп тугач, кайттым. Җеназа мәшәкатьләренә әзерләнергә кирәк... — диде туганы, мәктәп яшендәге Романга таяныч булып калган Константин.

Ул арада Людмила Леонидовна да кайтып җитте, Денис Владимировичның бер урамда яшәгән әти-әнисе Владимир Александрович белән Надежда Александровна да килде.  Булат Әдибович шәхсән үзе һәм хокук саклау органнары исеменнән аларның авыр кайгыларын уртаклашты, ныклык теләде.

—Тыныч тормыш хакына батырларча башын салган Денис Владимировичның якты истәлеген якташларына җиткерү теләге белән бүген сезгә килдек. Шундый батыр ул, лаеклы Ватаныбыз сакчысы тәрбияләп үстергәнегез өчен сезгә, хөрмәтле  Владимир Александрович, Надежда Александровна, рәхмәт белдерәм. Тормышта төрле хәлләр очрый. Уйламаган җирдән катлаулыклар килеп чыга. Сезнең очракта бигрәк тә. Кайсы яклап, нинди ярдәм кирәк булса, әйтегез, җиткерегез. Сезнең иңгә төшкән кичереш бар халык иңенә төшкән кичереш ул. Үз җиренең патриоты, чын герое Денис Пихтовников яшьләр өчен олы үрнәк  өлгесе, — диде Булат Әдиб улы.

Гаилә терлек асрап, өйне утын ягып җылытып көн күрә. Эчәр суга ихатадагы кое суын файдаланалар.

—Денис өйгә суны кертергә өлгермәде. Ике мич ягабыз. Җылылык системасын үткәрде. Көнгә ике тапкыр ягып өйне җылытабыз. Гади генә яшәде, гади генә эштә эшләде. Күп эшләр башкарырга өлгерде. Күп эшләрен төгәлләргә өлгермәде. Авыл өчен янып яшәде. Урамнарны яктырту, кардан чистарту, кичәләр оештырып чаралар үткәрүдә башлап йөреде. Мобилизацияләнеп бер ай үткәч, 40 яше тулган иде... — ди Людмила Леонидовна дымлы күзләрен читкә алып.

2018нче елдан башлап авыл клубында мәдәни чараларны оештыручы булган Денис Пихтовников. Авылдагы Иоанн Предтеча Храмын төзекләндерүдә, эшен җанландыруда башлап йөрүчеләрдән булган.   

 —“Масленица” бәйрәмнәрен бик матур оештыра торган иде... — диде Людмила Леонидовна.

Зарланмый Денис Пихтовниковның гаилә әгъзалары, якыннары. Күпкә өмет итми, булганына шөкер итеп яшәргә күнеккәннәр. Гаилә бик гади шартларда көн күрә. Сорашу, кызыксыну барышында утын запаслары җитмәячәге ачыкланды. Бу көнне Курачка юллары төшкән Аскын урман хуҗалыгы бүлеге начальнигы Марсель Фансулович Габдрахманов, участок лесничийлары Айдар Аллаяров, Мөнир Зиннуровлар районда урман биләмәләрен арендага алган Илнур Шәртдинов аша меценатлык чикләрендә Пихтовниковларны утын белән тәэмин итүне оештырырга вәгъдә иттеләр.

   Махсус хәрби операциягә мобилизацияләнгән якташларның гаиләләрен утын белән тәэмин итүгә кагылышлы төрле сораулар туып тора.  Шуны истә тотып, Марсель Фансулович Габдрахманов үзенең телефон номерларын халыкка җиткерүне сорады: 8 (34771)2-14-80, 89656485402.

Кыска, әмма матур гомер юлы үткән Денис Пихтовников. Унтугыз ел парлы гомер кичергәннәр, менә дигән ике ул үстергәннәр. Бүгенге көннең МХО батыры, якташыбыз Денис Владимировичның гаиләсенә ярдәм кулы сузарга теләүчеләр моны эшли алалар.  

“Балтач таңнары” гәзите редакциясе кыю йөрәкле ир-егет, үз җиренең лачыны, чын патриоты Денис Пихтовниковның гаиләсенең, якыннарының авыр кайгысын уртаклаша.  

Мәгълүматларны файдаланганда “Балтач таңнары” гәзитенә гиперсылтама мәҗбүри

Автор фотолары

Денис Пихтовников тыныч тормыш өчен батырларча башын салды...
Денис Пихтовников тыныч тормыш өчен батырларча башын салды...
Денис Пихтовников тыныч тормыш өчен батырларча башын салды...
Автор:Аида Хайртдинова
Читайте нас: