Ул эшне Урындагы башлангычларны яклау программасы чикләрендә хәл итәргә килештеләр.
Бүгенге көнне Мәнәгәз авылында 21 йортта 48 кеше яши.
Урындагы башлангычларны яклау программасы чикләрендә (ППМИ- 2023) Мәнәгәз авылы халкы кереп зират кәртәсен заманча материаллар белән кәртәләргә дип карар итте.
Зират - тормышыбызның бер өлеше. Читтән килгән кешеләр арасында: авылда кемнәр яшәгәнен беләсең килсә, зиратын барып кара, дигән әйтем бар. Анда безнең туганнарыбыз, дусларыбыз ята. Шунда тәртипкә китерелгәне, аның янында ук тәрбияләнмәгән, туганнарын көтеп яткан каберләр дә бар. Җырдагыча, исәненен кадерен, үлгәненең каберен белү кирәк. Бу дөньяда калганнарның изге бурычы, аларны догаларыбыздан ташламыйк мәңгелек йортларны карап тәрбияләп торыйк. Әби-бабаларның, әти-әниләрнең рухын санламыйча, бу эшләрне башкарганда читтә яшәүче авылдашларыбызның күңелләрендә мәрхәмәт уяныр, алар да безнең сафларга кушылыр дип ышанабыз. Барыбызда бердәм булып катнашыйк, һәм авылыбызның бүгенгесе өчен янып яшәгән авылдашларыбызга рәхмәт белдерәбез.
Рәмзия Закирова, авыл старостасы
Автор фотосы