Барлык яңалыклар
Новости
1 декабрь 2022, 14:53

Түбән Иванай авылында өр-яңа ФАП ачылды!

Яңа объект “Сәламәтлек саклау” милли проектының “Русия Федерациясе Сәламәтлек саклауның беренчел звеносын модернизацияләү” федераль проекты кысаларында төзелде.

Түбән Иванай авылында өйр-яңа ФАП ачылды!

Яңа ФАП ике авыл — Түбән һәм Югары Иванай авыллары халкына медицина хезмәте күрсәтәчәк. Фельлшер-акушер Марина Миксоновна Гайнитдинова биредә 2016 елдан башлап эшли. Аңа кадәр күп еллар Краснокама районында хезмәт салган.

—Ике Иванай авылында 572 кеше яши. Шулар арасында 90 яшьне узган —3, 80не узган — 26, 60 яшьтән өлкән йөздән артык кеше исәпләнә. Унсигез яшькә кадәрге балалар саны 130 кешегә тиң. Бер яшькә кадәрге дүрт сабый үсеп килә. Янә дүрт нарасыйның дөньяга аваз салуы көтелә, — ди тәҗрибәле фельдшер.

Ак халатлы билгеләвенчә, авыллар халкы югары кан басымы, тын юллары авыруларыннан иза чигә. Онкологик авырулар да бар, ди һәм ул яшьләр арасында да очрый. Аларны кисәтү буенча халык арасында аңлату эшләре алып бара Марина Гайнитдинова.

Яңа ФАПны ачу тантанасында район Хакимияте башлыгы Илгиз Субушев, Бөре үзәк район, безнең район караган округ хастаханәсе баш табибы, райондашыбыз Айдар Хаматов, үзәк район хастаханәсе баш табибы Салават Гыйльметдинов, Көнтүгеш авыл биләмәсе башлыгы Игорь Яниев катнашты.

—Булдыклы кешеләр яши Иванай авылларында. Көнтүгеш авыл биләмәсе башлыгы Игорь Яниев та тынгы белми торган кеше. Атлап түгел, йөгереп йөри, эшләтергә тырыша, киңәшләшә. Соңгы елларда авылларда шактый эшләр эшләнде. Клуб бинасы ремонтланды, парк төзелде, авыллар газ ягулыгына тоташтырылып бетте. Болар белән генә чикләнмәячәкбез. Яңа объект үхалыкка озакк еллар хезмәт итсен! — диде Илгиз Әхвәс улы тантанада.

Айдар Ралиф улы иванайлылар шатлыгын ихлас уртаклашты. Ил күләмендә 2018 елдан тормышка ашырыла башлаган милли проектны төпкел авылларда яшәүчеләрнең дә тоюын яхшы күренеш дип билгеләде. Яңа ФАПның санитария-эпидемиология, янгын хәвефсезлеге таләпләренә җавап бирерлек итеп төзелгән булуына тукталды.

Салават Фаат улы авыллар халкының авырып түгел, күбрәк профилактик максатларда бирегә килүләрен теләде.  

Игорь Намиевич яңа ФАП төзелеше барышында төлекләндерү. Чистарту өмәләрендә актив катнашкан авылдашларга авыл биләмәсенең Рәхмәт хатларын тапшырды. Халыкны киләчәктә дә бердәм булырга өндәде, саулык теләде.

Авыллар халкы итсеменнән Түбән Иванайда яшәүче хезмәт ветераны Андрей Галлямшин рәхмәт сүзе белән чыкты.

Ал тасма киселеп, ФАП ишекләрен ачканнан соң кунаклар биредәге шартлар белән таныштылар. Җылы, якты бина эчендәге мебель, җиһазлар һәммәсе яңа. Эшләр өчен барлык шартлар булдырылган. Кабул итү, процедуралар үткәрү кабинетлары, персонал, дару препаратларын саклау өчен аерым бүлмәләр — барысы да заман таләпләренә яраклаштырып эшләнгән.

Газим Талипов фотолары

Түбән Иванай авылында өйр-яңа ФАП ачылды!
Түбән Иванай авылында өйр-яңа ФАП ачылды!
Түбән Иванай авылында өйр-яңа ФАП ачылды!
Түбән Иванай авылында өйр-яңа ФАП ачылды!
Түбән Иванай авылында өйр-яңа ФАП ачылды!
Түбән Иванай авылында өйр-яңа ФАП ачылды!
Түбән Иванай авылында өйр-яңа ФАП ачылды!
Түбән Иванай авылында өйр-яңа ФАП ачылды!
Автор:Аида Хайртдинова
Читайте нас: