Барлык яңалыклар
Новости
1 декабрь 2022, 09:20

Башкортстан авыл хуҗалыгы продукциясе экспортлый

Башкортстан аграрийлары  ел агымында 258 миллион  долларлык авыл хуҗалыгы продукциясе экспортлаган

Башкортстан авыл хуҗалыгы продукциясе экспортлый
Башкортстан авыл хуҗалыгы продукциясе экспортлый

Уфа. 1 декабрь - "Балтач таңнары". Башкортстан 258 миллион  долларлык авыл хуҗалыгы продукциясе экспортлаган.

 

Санкциялер шартларында эш авыр булуына карамастан, Башкортстанда АПК продукциясе экспорты усешен дәвам итә. Исегезгә төшерәбез, «Халыкара кооперация һәм экспорт» илкүләм проекты кысаларында, агросәнәгать комплексын экспортлау буенча максатчан индикаторларны үтәү өчен республикада «БРда  агросәнәгаь комплексы продукциясен экспортлау» региональ проекты гамәлгә ашырыла. Оператив мәгълүматлар буенча 2022 елның ноябренең өченче декадасына республикадан   агросәнәгать комплексы продукциясе 258  долларлык    экспортланган (хәзерге бәяләрдә).

Искәртеп узабыз, 2022 елда чит илгә чыгарыла торган агросәнәгать продукциясе күләме буенча максатчан индикатор 176 миллион доллар күләмендә каралган.

- АПКның төбәк предприятиеләре продукцияне актив экспортлауны дәвам итәләр,-ди БР Хөкүмәте премьер – министры урынбасары-Авыл хуҗалыгы министры Илшат Фазрахманов. – Бу республиканың тышкы икътисади элемтәләрен ныгытырга һәм киңәйтергә, эчке базарда продукциянең күп төрләре буенча артык җитештерү нәтиҗәләрен җайга салырга һәм аларның бәяләрен тотрыклы тотарга мөмкинлек бирә. Шуңа күрә без мондый предприятиеләргә ярдәм итәбез.

Ул билгеләп үткәнчә,  Башкортстанда җитештерелгән  авыл хуҗалыгы продукциясен  -Иран, Төркия, Кытай, Таҗикстан, Белоруссия һәм башкалар сатып ала. Экспорт структурасында  продукциясенең төп өлеше майлы продукциягә туры килә.

Автор:
Читайте нас: