Барлык яңалыклар
Новости
30 ноябрь 2022, 16:33

Балтачта диспансерлаштыру нәтиҗәләрен билгеләгәннәр

Балтач үзәк район хастаханәсендә агымдагы елның 11 аенда   5376 кеше диспансерлаштыру  узган

Иске Балтач. 30 ноябрь - "Балтач таңнары". Балтач үзәк район хастаханәсендә агымдагы елның 11 аенда   5376 кеше диспансерлаштыру  узган.    

 

Район хакимиятендә узган киңәшмәдә 2022 елда халыкны диспансерлаштыру нәтиҗәләрен билгеләгәннәр.  Бу хакта  Балтач район үзәк хастаханәсенең баш табибы Салават Гельметдинов отчет тоткан. 

Баш врач сүзләренә караганда, агымдагы елның 11 аенда  районда 5376 кеше диспансерлаштыру узган.   973 кешедә  кайбер чирләр  беренче тапкыр ачыкланган.

Ачыкланган авырулар арасында, 2021 ел белән чагыштырганда, кан әйләнеше системасы авыруларының артуы күзәтелә

 Ә менә  эндокрин системасы һәм сулыш органнары авыруларынан җәфа чигүчеләр санының кимүе күзәтелгән.

Автор:
Читайте нас: